Июльдә помидорларны составында калий һәм фосфор булган ашламалар белән тукландыру таләп ителә.
Бу матдәләр уңышның зурлыгына һәм тәменә йогынты ясый.
Мисал өчен, суперфосфат (ике тапкыр арттырып та сибәргә була). 1 литр суда 2 аш кашыгы ашламаны эретегез. Аннан шул эремәне 1:10 чагыштырмасында суга кушып сибәргә.
Шулай ук 10 литр суда 15 гр калий монофосфаты эретеп, помидорларны тукландыралар. Эремәне ике тапкыр, 2 атна аерма белән сибәргә.
Әгәр туфракны селтеләндерергә кирәк икән, 0,1 процентлы концентрациясе саклап, калий сульфаты кулланыгыз.
Агач көле дә яхшы булачак. 10 литр суга 1-2 стакан көл, 10 гр бор кислотасы, 5-10 мл йодны (5 процентлы) салып болгатырга һәм помидорларның төбенә сибәргә.
Чыганак: Шәһри Казан
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев