erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Җиләк үсентесе үсеп китмәде: кем гаепле – сатучымы әллә бакчачымы?

“Август аенда ук сатып алып утырткан җиләк үсентеләренең берсе дә кышны чыкмаган. Бәлки сәбәбе үсентенең сыйфатында булгандыр? Бу очракта мин нәрсә эшли алам икән?” – дип мөрәҗәгать итте безгә Арча районында яшәүче бер ханым.

Әлеге сорауны без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага юлладык. 

“Әгәр дә сәбәп чыннан да үсентенең начар сыйфатында булса, кулланучы сатучыдан акчаларын кире кайтаруны, товарны алмаштыруны таләп итә ала. Тик гарантия срогы бетмәгән булуы шарт. Ә гарантияне бары тик питомниклар гына бирә, – дип аңлатты белгеч. – Бу очракта сәбәп үсентенең сыйфатында гына түгел, ә аларны дөрес тәрбияләмәүдә дә булырга мөмкин. Кайбер бкчачылар үсентеләрне язын утырту яхшырак дисә, икенчеләр көз көне утырту яклы. 
Үсентеләрне кайчан гына утыртсагыз да, аларны шул үсенте утыртылачак төбәктәге питомниклардан сатып алырга кирәк. Шул вакытта гына алар яхшы үсеп китәчәк һәм мул уңыш белән куандырачак. 
Һәр җиләк-җимеш зонасы өчен культуралы үсемлекләрнең сортлар исемлеге бар. Шуңа күрә үсентене сатып алган вакытта әлеге сортның кайсы төбәк өчен тәкъдим ителүен ачыкларга кирәк. Бары тик районлаштырылган сортлар гына әлеге өлкә шартларына туры килә, мул уңыш, тәмле җиләк-җимешләр бирә, кышка чыдамлыгы белән аерыла. 
Гадәттә җирле питомниклар әлеге төбәк шартларына яраклаштырылган үсемлекләрне үстерәләр һәм саталар. Шулай ук алардан җиләк-җимеш культураларын карау буенча киңәшләр алырга мөмкин”.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев