erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Искергән чардуганны алыштырырга рөхсәт ителәме?

Әлеге сорауга «Сәлах» мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ җавап бирә.

– Чардуган урнаштыру ул бездә бер гадәт кенә. Шәригатьтә аны кую мәҗбүри дигән нәрсә юк. Элек зиратлар коймалар белән әйләндереп алынмаган булган. Терлекләр, хайваннар кереп таптап йөрмәсен өчен каберне чардуган белән уратып алганнар һәм шул бер гадәт булып кереп киткән. Хәзер кайбер районнарда чардуганны куймый да башладылар. Зур кабер ташларын урнаштыруны да, аларга фотосурәт куюны да тыялар. Әгәр дә чардуганны яңага алыштырасың килә икән, шәригать буенча аның бер гөнаһы да юк. Алыштырмасаң да берни булмый. Кеше фәкать үзе хәл итә. Җимерелеп бара торган иске кабер ташын алыштыруның да гаебе юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев