erid:2VtzquqpS7d
Кибеттә яңа өзелгән чәчәк сайлау өчен КИҢӘШЛӘР
Файдалы киңәшләр

Кибеттә яңа өзелгән чәчәк сайлау өчен КИҢӘШЛӘР

Кибеттәге чәчәкнең кайсы яңа гына өзелгән булуын бер сатучы да әйтмәячәк.  Моны танып белү өчен, түбәндәгеләргә игътибар итегез.

* Роза. Яңа гына өзелгән розаларның касә яфракчыклары өскә карап тора, сабагының киселгән очы ап-ак, яфраклары ялтырап тора, бөреләре каты була. Бөреләре ачыла башлаган һәм йомшак икән, димәк, гөлчәчәк инде байтактан кибет тузанын йотып утыра, дигән сүз.

* Алтын чәчәк (хризантема). Чәчәк уртасындагы «төймәчек» беркайчан да кара төстә булмаска тиеш.  Каралган булса, димәк, «күпне күргән» дигән сүз.

* Лалә. Ботагында 1–2се генә ачылып, башлыча бөредә утырганнарын сайлап алырга кирәк. Бөреләренең төсе яшел булырга тиеш. Сары икән, беркайчан да чәчәк атмаячак.

* Канәфер. Сабагында аркылы сырлар булмаска тиеш. Бу очракта бөреләре ачылмаячак.

Чыганак https://vatantat.ru/2022/05/81681/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев