erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Май ае әрекмәне – дару

Әрекмән талымсыз, аны бөтен җирдә дә очратырга мөмкин. Аның яфрагы да, сабагы, тамыры, хәтта орлыкларын да дару буларак әзерлиләр. Баулы районында гомер итүче Роза Хәмзина һәм Әминә Шәфыйкова табигать биргән шифалы үләннәрне еллар буе оста кулланалар.

– Әрекмәннең файдалы икәнен без балачактан ук беләбез. Әбекәйләр аны сызлаган буынга җылытып ябалар иде. Ул тоз утырганнан да, ревматизм авыруыннан да коткара, – дип сөйләде Роза Хәмзина. – Хәзер барыбыз да күп укыйбыз, күп беләбез. Мәгълүмат күп. Быел әрекмән яфракларын оныкларым да җыешты. Аларга да файда, миңа да. Дөресрәге болай булды, оныкларым шәһәрдән кайтты да, шифалы үләннәр турында сораштыра башладылар миннән. Шуннан коры сүз сөйләгәнче диеп, бакча артына, тыкрык, болын буйларына чыгып киттек. Безнең табигать шифалы үләннәргә гаять бай бит ул. Үзем әрекмән согын ясап куярга җай чыгуга сөенеп тә куйдым. Шулай итеп, бер зур кочак әрекмән яфрагы да җыеп кайттык. Аны салкын суда чайкап, бераз җилләтеп, гади иттарткыч аша чыгардык та, иләк аша сөзеп куйдык. Әрекмән яфрагы согы яман шешне булдырмый кала, булганын дәваларга сәләтле, иммунитетны ныгыта, ашкайнату, эчәклекләр эшчәнлеген яхшырта. 

Роза апа әрекмән яфрагын туңдыргычка сакларга да куйган.

 Әминә апа Шәфыйкова да әрекмән яфрагының согының файдасы турында сөйләде.
– Мин әрекмән яфрагын кайнар суда төнәтәм һәм шул төнәтмәне эчәм, – ди Әминә апа. – Әлеге төнәтмә яман шеш авыруларын туктатып торырга сәләтле. Әрекмән яфрагын кышкылыкка җыеп, киптереп яки туңдыргычка төреп әзерләп куям. Шундый төнәтмәнең файдасын күрәм.
Белгечләр киңәшенә колак салсак, әрекмән согын ашар алдыннан ярты сәгать кала, көненә өч тапкыр эчәргә киңәш итәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәвалану максатларында нинди генә үләнне куллансагыз да табиблар киңәшенә колак салырга кирәк.

Чыганак: https://bavly-tat.ru/news/kish/mai-ae-arekmane-daru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев