Өйгә мәхәббәт чакыручы өч гөл
Өегездә мәхәббәт һәм бәхет хакимлек итүен телисезме? Кайбер гөлләрнең үз тирәсенә шундый энергияне җәлеп итүе турында ишеткәнегез бар идеме?
Бегония. Күңелегез матур үзгәрешләр теләсә, өегездә бегония үстерегез. Бегонияне бер зур чүлмәккә берничә төп итеп утыртырга кирәк. Аның һәр төбе төрле төсле булса, аеруча матур. Бегониянең ал, кызыл, кызгылт сары чәчәк ата торган төрләре бар. Бер чүлмәктә шушы төсләрнең барысын бергә күрү күңелдә гармония хисе тудыра, активлыкка һәм югары хисләргә әйди. Ә кайда гармония – шунда бәхет.
Камелия. Бу гөлнең нәфислеге хатын-кызларларда да нәфислек уята. Нәфислек хатын-кызны шулкадәр бизи, башкаларга сөйкемле итеп күрсәтә. Камелия үз-үзеңә ышанычны арттыра, сексуаль энергия һәм хислелек өсти. Хислелек белән мәхәббәт – гел янәшә.
Цикламен. Ялгызлыктан интегүче, җавапсыз мәхәббәт утларында янучыларга цикламен үстерергә кирәк. Ул күңелне күтәрә, күңелдә матур уйлар уята, җанны тынычландыра, авыр ситуацияләрдән чыгу юлын табарга булыша.
Чыганак: Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев