erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Орхидеяны сарымсак чәчәк аттыра?!

Орхидея гөле чәчәк атмаса яки авырса, гөмбәчекләр барлыкка килсә, янтарь кислотасы белән сарымсактан төнәтмә ясап сибәргә кирәк.

Төнәтмә әзерләү өчен бер төймә янтарь кислотасын бер литр кайнар суда эретәсе. Су суынгач, шуңа бер теш сарымсак изеп саласы. Бер тәүлек төнәткәч, сибә аласыз. Бу төнәтмәне аена бер сибәргә кирәк. Чәчәк аткан яки бөреләнгән вакытта сибәргә ярамый.

Төнәтмәне өч көн сак­ларга була. Озак торса, файдасы калмый. Ул вируслар, авырулар, корткычларга каршы торып кына калмый, орхидеяның иммунитетын да ныгыта. Күчереп утырт­канда тиз тернәкләнеп китсен өчен дә шушы төнәтмәне сибегез.

Профилактика өчен бер теш сарымсакны төбенә куеп калдырсагыз да була.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эльмира Исхакова

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/orkhideyany-sarymsak-chchk-attyra

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X