erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Орхидея сайлау һәм тәрбияләү буенча КИҢӘШЛӘР

Ел әйләнәсе чәчәкләре белән куандыра торган орхидея бүләк итсәләр, дөрес тәрбияләмәү аның үлеменә китерергә мөмкин.

Түбәндәге кагыйдәләрне истә тотканда, яраткан гөлегез бик озак күзегезне һәм күңелегезне иркәләр.

* Бүләккә орхидея алганнан соң, аның яфрак, тамыр һәм туфрагына игътибар итегез. Корыган тамырлары булса, кисеп ташларга һәм фунгицид (гөмбәчекләргә каршы препаратлар) белән эшкәртергә кирәк. Туфрагын алыштырып, тамырына һава керерлек итеп, керамик савытка утыртыгыз.

* Су сибү туфрак дымлылыгына бәйле. Аңа кайнатып суытылган  яки бераз лимон кислотасы салынган әчкелтем су сибү дә файдага. Атнага бер тапкыр орхидея утырган чүлмәкне су салынган чиләккә утыртып алырга киңәш ителә. Сабактан чыккан тамырчыкларына суны  пульверизатор белән сибәргә киңәш ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

* Гөлне дымлылык күп булган аш бүлмәсендә тотыгыз, чөнки ул дым ярата.

* Аңа яктылык күп кирәк, әмма җәй көне туры кояш нурларыннан саклагыз,  артыгы зыянга булуы бар.

Чыганак Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев