erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сәйдә абыстай Аппакова: «Күлмәк җирдән сөйрәлерлек булмасын» (»Интертат », Гөлназ Хөҗҗәтова)

Хаҗга баргач алган күлмәкләрен Сәйдә абыстай әле дә яратып кия.

 

Сәйдә абыстай Аппакова: «Күлмәк җирдән сөйрәлерлек булмасын»

Салават Камалетдинов фотосы

Яшьлек, матурлык, гүзәллек билгесе булып, яз килә. Язга ияреп, хатын-кызларның матурланасы, чибәрләнәсе килгән, кышкы калын киемнәрдән соң җиңел күлмәкләргә күчәсе килә торган вакыт бу. Яз 8 Март – гүзәл затлар көне белән башлана да бит әле. Сөекле ирләре, әтиләр, егетләр чәчәк бәйләме бүләк иткәндә, матурлык алиһәсе хатын-кызлар үзләре дә чәчәк кебек булырга тиеш.

Халкыбызның танылган хөрмәтле абыстае, озак еллар дин сабаклары укыткан мөгаллимә Сәйдә абыстай Аппакова 90 яшен ваклап бара, әмма чын хатын-кыз буларак, ул бүген дә киемнәрен, камзол-күлмәген бик сайлап кия. Һәм аның кием алу, кием сайлау мәсьәләсенә үз карашы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Сәйдә абыстай, хәзер мөселман киеменнән йөрүче хатын-кызлар бик күп. Киемнәре дә килешле, сайлап сатып алыр өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Ә элегрәк, халык әле дингә тартыла гына башлаган елларда, мөселманча киенеп йөрүчеләргә караш нинди иде?

– Билгеле инде, ул киемнән эшкә бару дөрес саналмый иде. Бер хәл сөйлим әле. Безнең умарта бар иде. Бервакыт бал котлары бал тутырган берничә рамда «Аллаһы» дип язылган. Шул рамның берсен әтиебез үзебезнең мәчеткә бирде, икенчесен апам белән миңа тоттырып, Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Мөштәригә җибәрде. Миңа бу вакытта 16 яшь. Июль ае, өстебездә тун гына юк, чегән кебек киенгәнбез. Хәзрәт: «Болай киенеп йөрмәгез, хөкүмәт ничек куша – шуны эшлибез. Йөрәгегез моны кабул итми икән, яулык бәйлисегез килә икән, ихтыярыгыз. Яулык урынына шарф хәерлерәк, матур итеп бәйләгез. Бер ягын алга төшерегез, чөнки хатын-кызның күкрәге кешегә беленеп тормаска тиеш», – дип акыл бирде. Безгә аңлатты: «Әгәр дә хөкүмәттән рөхсәт булмаса, бигозергә керәбез (мәҗбүр булабыз). Су агымына агабыз, суга каршы бармыйбыз», – диде.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/saida-abystai-appakova-kulmak-irdan-soiralerlek-bulmasyn-5857970

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X