erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сырганактан компот, кайнатма, джем рецепты

Файдалы үзлекләре һәм витаминнар саны буенча сырганакны «җимешләр патшабикәсе» дияргә була, хәтта аның яфракларында да аскорбин кислотасы бар.

Яфракларын юарга, киптерергә һәм чәй ясап эчәргә була, төсе дә яхшы чыга.

Сырганактан джем

Ингредиентлар: 1 кг сырганак, 1 кг шикәр комы, 200 мл су. Беренче эш итеп, җимешләрне юарга һәм саркытырга. Ширбәт кайнатырга, болгатып торырга, шикәр комы эреп беткәч, әзер җиләкләрне салырга.

Сырганак йомшарганчы кайнатырга. Аннары җимешләрне иләк аша үткәрергә һәм янә ширбәткә салырга, сүрән утта ярты сәгать кайнатырга. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Сырганактан компот

Ингредиентлар: 500 г сырганак, 1,5 литр су, 150 г шикәр комы, 3 аш кашыгы лимон согы. Кайнап торган суга сырганак һәм шикәр комы салырга. 10 минут кайнатырга. Аннары лимон согы өстәргә һәм тагын 5 минут утта тотып алырга, даими болгатып торырга кирәк. Табынга бирер алдыннан сөзәргә.

Сырганакттан «биш минут» кайнатмасы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ингредиентлар: 1 кг сырганак, 1,2 кг шикәр комы. Җимешне чистартырга һәм юарга. Сырганакны кәстрүльгә салырга һәм өстенә шикәр комы салырга, согы чыкканчы яхшылап болгатырга. Кәстрүльне газга куярга һәм кайнатып чыгарырга, аннары газны ачып, 5 минут утта тотарга. Кайнатманы болгатып торырга кирәк. Аны кайнар килеш банкаларга тутырып куярга.

Кайнатмыйча ясалган варенье

Ингредиентлар: 2 кг сырганак, 3 кг шикәр комы.

Җиләкне сабакларыннан һәм яфракларыннан читартырга, аннары салкын суга салып куярга. Әзер сырганак җимешләрен блендер белән вакларга, аннары вак иләк аша чыгарырга.

Аннары бу массага шикәр комы салырга һәм яхшылап болгатырга. Вареньены банкаларга салырга һәм салкын урында яки суыткычта сакларга.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев