erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тоз сипсәгез, чи утыныгыз да яна башлар! Тоз һәм соданың хикмәтләре

Хәзер кибетләрдә чистарту чараларының ниндиләре генә юк! Бәяләре дә төрле. Яхшырагын сайлаган, составларын өйрәнгән арада баш әйләнә башларга да мөмкин. Шулай да элек-электән кулланылган очсызлы тоз белән сода катлаулы химик препаратларга бирешергә җыенмый.

Аллергия дә бирми. Аларның файдалы үзлекләре турында борынгы Мисыр һәм Римда да белгәннәр, көнкүрештә генә түгел, гигиена һәм сәламәтлек өчен дә кулланганнар. Бүген тоз һәм соданы куллануның 300дән артык ысулы бар, кайберләре буыннан-буынга тапшырылып килә. Шуларның берничәсен сезгә дә аңлатырга булдык.
Тоз.
–    Әгәр йөнтәс сөлге һәм урын җәймәләрегез йомшак булуын, күпереп торуын теләсәгез, аларны юганнан соң 15-20 минутка тозлы суга салыгыз.
–    Палас һәм келәмдәге ручка карасының табын бетерү җиңелрәк булсын өчен калын катлам итеп тоз сибегез.
–    Чи утынга чеметем эре тоз сипсәгез, ут үрләтү тизрәк булыр.
–    Сарымсак, суган, балык исеннән котылу өчен кулларыгыз, куна тактасы һәм пычакны тоз белән ышкыгыз, аннары юып төшерегез.
–    Пычак һәм бакча коралларын кайравы җиңел булсын өчен, ярты сәгать җиңелчә тозланган суда тотыгыз. Аннары сөртеп тормыйча гына үткенләгез.
Сода.
–    Савыт-саба юганда сода куллансагыз, сәламәтлегегезгә дә зыян килмәс, майны һәм чәй тапларын да җайлы гына бетерерсез.
–    Көмеш һәм металлдан эшләнгән кашык, чәнечкеләрне сода сибелгән йомшак тукыма белән сөртсәгез, алар ялтырап торыр.
–    Кәстрүлдәге янган ризыкны юып төшерү өчен, анда, 1-2 аш кашыгы сода салып, су кайнатыгыз.
–    Суыткычтагы авыр истән арыну өчен 3 аш кашыгы сода салынган тәлинкә куегыз. Чүп чиләгеннән ис килмәсен дисәгез, чүпне ташлаганнан соң, сода һәм серкә яки лимон согы салынган су белән чайкатыгыз. Бу исне генә бетереп калмыйча, төрле микробларны да юкка чыгарачак.
–    Чәйнектәге юшкынны бетерү өчен 1 стакан суга 1 чәй кашыгы сода исәбеннән су кайнатыгыз. Күләмен үзегез билгеләгез. Кайнап чыккач, 3-4 сәгатькә калдырыгыз, аннары юып төшерегез. Юшкын тулысынча бетмәгән очракта, бу эшне кабатлагыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/toz-sipsgez-chi-utynygyz-da-yana-bashlar-toz-m-sodany-khikmtlre

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X