Сез дә кушылыгыз
14 февраль - китап бүләк итү көне. ТР Милли китапханәсе кешеләрне берләштерүче һәм укуга мәхәббәт тәрбияләүче Халыкара акциягә кушылачак.
Бу көн дәвамында китапханә холлында «китап киштәсе» эшләячәк, анда үз китабыңны (яхшы хәлдә) калдырырга һәм теләсә нинди ошаганын бушлай алырга мөмкин булчак. Шулай ук төрле чаралар, очрашулар да оештырылачак, - дип хәбәр итә "Саба таңнары".
Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлү кирәк.
Халыкара китап бүләк итү акциясе бер үк вакытта 40 тан артык илдә, шул исәптән Россиядә дә узачак. Китап бүләк итү көне 2012 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. Ул китапны популярлаштыруга һәм хәйрия эшенә юнәлтелгән, китапларны балаларга һәм дусларга бүләк итәргә, китапханәләргә тапшырырга чакыра
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев