erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

2 мең тонна сенаж әзер инде!

2 мең тонна сенаж әзер инде!

“Яңарыш” ширкәтендә узган көз арышны күп итеп чәчкәннәр иде. Быел азык запасын тулыландыру өчен дә ярап куйды ул.

- Арыштан 2 мең тонна сенаж салабыз да, калган мәйданнарны бөртеккә алачакбыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Ашлык та кадерле булачак, хәзер үк бәяләр арту ягында.

Урылган мәйданнар икенче уңыш өчен әзерләнә – эшкәртеп бодай, 150 гектарда судан үләне чәчкәннәр.

- Сабантуйлардан соң ук хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне урырга чыгалар, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров.


Нет комментариев