erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

20 сентябрьдән дистанцион укуга күчәбезме?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сентябрь уртасыннан мәгариф учреждениеләре дистанцион укуга күчәргә мөмкин дигән имеш-мимешләргә җавап бирделәр.

Татарстан мәктәпләре 20 сентябрьдән дистанцион укуга күчәргә планлаштырмый. Бу турыда Таттарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

«Без бу булмас дип өметләнәбез. Бүген бернинди план да юк. Иң мөһиме, безнең сентябрьдә ябылачагыбыз турында әйтү өчен ниндидер алшартлар да юк», — диде спикер. 

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/28-08-2020/tatarstan-m-kt-pl-re-20-sentyabrd-n-distantsion-ukuga-k-ch-rg-planlashtyrmyy-5766907

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев