Яңа ел каникуллары барысы 12 көн дәвам итәчәк
Россия халкы өчен 2025 елның 31 декабре ял көне булачак. Яңа ел каникуллары 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр – барысы 12 көн дәвам итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Ял көне Хөкүмәт карары нигезендә билгеләнде. Документта 5 гыйнварның бәйрәм һәм ял көненә туры килүе сәбәпле, 31 декабрьгә күчерелүе әйтелә.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, расланган график нигезендә Россия халкы 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Шул ук вакытта башта эш көне булган 9 гыйнварны, Яңа ел каникулларының өзлексезлеген саклап калу өчен, ял көне итәргә карар кылынды.
Нилов сүзләренчә, бу оптималь карар: хезмәт законнарында эш һәм ял көннәре балансы бозылмый, ә гражданнар озын кышкы бәйрәмнәрне өзлексез уздыру мөмкинлеге ала.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев