erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

30 ел элек...

30 ел элек Арчада тарихи вакыйга була. Бу турыда мәчеттә укытучы Зәбидә Гаяз кызы Шакированың истәлек язмасын тәкьдим итәбез.

Зәбидә ханым мәчет тарихы турында китап-брошюра да чыгара. Бу хакта безгә район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина хәбәр итте. Һәм Зәбидә ханымның истәлек язмасын тәкьдим итте. "Әссаләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! 1993 ел 18 июнь. Арча эшчеләр бистәсендә зур вакыйга: бистә тарихында беренче мәчет ачыла. Иртәдән үк яңгыр сибәләп торса да, бу тантанага халык күп килде. Тантананы бистә рәисе Инсан Мирвәли улы һәм хакимият башлыгы ачып җибәрәләр. Арча мәчетенең имам хатыйбы Заһретдин хәзрәт Изге Коръән сүрәләре укый. Тантанага Әгерҗе районы имам хатыйбы Азат хәзрәт, Биектау районы хакимияте башлыгы Ф. Г. Хабибуллин, Балтач районы хакимияте башлыгы урынбасары Г. М. Мөхәммәтшин килгән иде. Арчада дин гыйлемен өйрәтүне башлап җибәргән Фәсәхәт апа Идрисова (авыртып торуына, температурасы югары булуына карамастан) килеп үгет- нәсихәтләрен, олы рәхмәтен җиткерде. Тавыш көчәйткечләрдән Арчага моңлы дога тарала... 30 ел халыкка хезмәт итә бу мәчет. Беренче имамы Заһретдин хәзрәт, беренче мөнбәрне ясап бүләк итүче Сәлимҗан Хәким улы, 1999-2001 елларда имам Илдус хәзрәт, 2001- елдан Илгизәр хәзрәт, хөрмәтле Фәсәхәт апа һәм исемнәре телгә алынмаган дин кардәшләребезнең рухлары шат булсын. Әәмииин! Бәйрәм белән котлыйм барчагызны! Шушы изге юлда Аллаһ Тәгалә биргән гомеребезне үткәрергә язсын, мәчет-мәдрәсәләребез гөрләп торсын, моңлы азан күңелләргә нур өстәсен".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре