Яңгырлар комачаулаган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында журналистлар белән брифинг булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озакка сузылган яңгырлар аркасында республикада 700 мең тоннага якын ашлык җыеп алынмавы турында хәбәр итте.
Министр урып-җыю чорында республикада уртача 165 миллиметр явым-төшем күзәтелгән, моның күпьеллык уртача күрсәткечтән 150 процентка күбрәк булуын әйтте. "Бу, нәтиҗәдә, туфракның артык дымлануына һәм урып-җыюның тоткарлануына китерде», – диде Марат Җәббаров.
1 октябрьдән Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы керде. Бу режимны 41 районда туфракның артык дымлы булуы һәм кырау белән бәйле начар һава торышы аркасында керттеләр. Министр моның мәҗбүри чара булуын, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иминият компанияләре белән эшләве өчен дә кирәк булуын искәртте.
Игенчеләр төп бөртекле культураларны җыюны төгәлләгән. Оператив мәгълүматларга караганда, уңыш гектарыннан уртача 34,5 центнер тәшкил итә.
Нет комментариев