Бу турыда бүгенге брифингта тагын бер кат искә төшереп үттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булган брифингта атларны арттыру турында да сүз булды. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу турыда аерым басым ясап әйтте. Экранда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына еллык юлламасы күрсәтелде.
Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгына атлар санын 1,5 тапкырга арттыру бурычын куйды Татарстанда атчылыкны үстерү проектын гамәлгә ашыралар – 2032 елга атлар санын 1,5 тапкырга арттыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде (28.09.2026ел).
"Төп бурыч – атчылык традицияләрен саклау һәм үстерү, аны популярлаштыру, бигрәк тә үсеп килүче буын арасында", – диде ул. Миңнеханов шулай ук республика авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм район башлыкларына проект чараларын гамәлгә ашыруны һәм максатчан күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итәргә кушты.
Нет комментариев