Татарстан укучылары көзге каникулларда 11 календарь көн ял итәчәк. Каникуллар 29 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көзге каникул вакытында республика мәктәпләрендә балалар өчен лагерьлар эшләячәк. Барлыгы 324 лагерь оештыру планлаштырыла. Аларда 13,3 меңнән артык укучы ял итә алачак. Аларның 1,3 меңнән артыгы – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары.
Министрлык 2026–2027 уку елында башка каникулларның вакытын да тәкъдим итә. Кышкы каникулларны 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә ялны 13–21 февральдә, язгы каникулларны 27 марттан 4 апрельгә кадәр үткәрү тәкъдим ителә.
Җәйге каникулларның башлану көне һәр мәктәпнең уку графигына бәйле булачак. Аларның гомуми дәвамлылыгы кимендә сигез атна тәшкил итәргә тиеш.
Уку елы 26 майда тәмамланачак.
Нет комментариев