Татарстан Рәисе каршындагы комиссия татар телен өйрәнүнең төп коралы булган китап тарихына багышланган кино тәкъдим итә. Премьера 24 октябрьдә булачак.
Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе махсус проект әзерләде. «Әлифба» дәреслеге тарихына багышланган фильм якынча 60 ел дәвамында бу китапның бөтен дөнья татарларына туган телен өйрәнүдә ничек ярдәм итүен яктырта.
Картинаның төп каһарманнары – дәреслекнең авторлары, сугыш һәм лагерьлар аша үткән шәхесләр Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова. Фильмда аларның катлаулы язмышы һәм балалар өчен китап иҗат итү юлындагы көрәше турында сүз бара.
Тамашачылар бу документаль әсәрне 24 октябрьдә, якшәмбе көнне, 19:00 сәгатьтә ТНВ телеканалы эфирында карый алачаклар. Проект милли мәдәниятне һәм телне саклау эшенә зур өлеш керткән шәхесләрне искә алу максатыннан эшләнгән.
Нет комментариев