Арча үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдикова белән гриппка каршы вакцинация, дуңгыз гриппының яңа штаммы һәм привика ясату тәртибе турында сөйләштек.
Арча үзәк район хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдикова белән гриппка каршы вакцинация, дуңгыз гриппының яңа штаммы һәм привика ясату тәртибе турында сөйләштек.
– Чулпан Равилевна, ни өчен гриппка каршы прививканы ел саен ясатырга кирәк? Күпләр бер тапкыр прививка ясату җитә дип саный.
– Грипп вирусының штаммнары төрле, вирус ел саен үзгәреп тора. Роспотребнадзор вирус штаммнарының таралышын күзәтеп бара, ә киләсе сезон өчен вакцина нәкъ шул вакытта таралачак штаммнарны исәпкә алып әзерләнә. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, быел сентябрь башыннан Татарстанда дуңгыз гриппының H1N1 штаммы белән зарарлануның тугыз очрагы ачыкланган. Узган елгы вакцинада бу штамм булмаган, аңа каршы иммунитет та юк. Шуңа күрә быел да прививка ясату мөһим.
– Прививканы кайчан ясату яхшырак?
– Авыру очраклары арта башлаганчы бер ай алдан прививка ясату киңәш ителә. Бу вакыт эчендә организмда иммунитет формалашырга өлгерә. Хәзер – моның өчен иң кулай вакыт.
Дуңгыз гриппы аеруча куркыныч
– Дуңгыз гриппы ни дәрәҗәдә куркыныч?
– Ул авыруның тиз үсеше һәм үпкә ялкынсынуы белән аерылып тора. 2009 елда Арча районында дуңгыз гриппы йоктырган йөкле хатын-кызның гомере өзелде. Бу очрак алдан вакцина ясатуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген тагын бер кат искәртә.
– Йөкле хатын-кызларга прививка ясатырга ярыймы?
– Йөклелекне планлаштырганда ук прививка ясату яхшырак. Йөклелек вакытында вакцинация икенче триместрдан башлап тәкъдим ителә. Әмма вакцина ясату-ясатмауны хатын-кызның йөклелеген күзәтүче табиб аның сәламәтлеген исәпкә алып кабул итә.
– Балаларга прививка ясатырга ярыймы?
– Милли прививкалар календаре нигезендә балаларга алты айдан башлап вакцинация үткәрү каралган. Балалар бакчасында һәм мәктәптә балалар күп аралаша, инфекцияне өйләренә дә алып кайтырга мөмкин. Вакцина бары тик әти-әнинең ризалыгы һәм каршы күрсәтмәләр булмаган очракта гына башкарыла.
Привикадан грипп йокмый
– Прививкадан соң грипп белән авырырга мөмкин, диләр. Бу дөресме?
– Юк. Вакциналар составында вирусның кечкенә фрагментлары гына бар, анда тулы вирус юк. Шуңа күрә прививкадан грипп белән авырып китеп булмый, ул бары тик организмда иммунитет формалаштыра. Вакциналар файдасыз дигән фикер – ялгыш караш. Кешелек күп кенә йогышлы авыруларны нәкъ менә вакцинация ярдәмендә җиңә алган.
– Кемнәргә аеруча прививка ясатырга кирәк?
– Йөрәк, үпкә, нерв системасының хроник авырулары булган, матдәләр алмашы бозылган кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Алар өчен грипп төп авыруларына өстәмә куркыныч тудыра. Шуңа күрә без аларның сәламәтлегенә аерым игътибар бирәбез.
– Прививка ясату тәртибе ничек?
– Үзегезнең участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысын да искәртәм – алдан языласы, чиратта торасы юк. Табиб тикшерү үткәрә һәм каршы күрсәтмәләр булмаса, вакцинация кабинетына җибәрә. Прививканы Арча үзәк район хастаханәсендә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында ясатырга була. Зур коллективлар өчен күчмә бригадалар да бар. Алдан килешенгән очракта, прививкаларны эш урыннарына барып та ясыйбыз.
Нет комментариев