erid:2VtzquqpS7d
Наласа балалар бакчасында Әтиләр көнен билгеләп үттеләр
Арча яңалыклары

Наласа балалар бакчасында Әтиләр көнен билгеләп үттеләр

Спорт, күңелле ярышлар һәм иҗади мастер-класс: Наласа авылындагы «Балачак» балалар бакчасында Әтиләр көненә багышланган бәйрәм узды. «Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән чара әтиләр белән балаларны бергә җыеп, матур мизгелләр бүләк итте.

 

19 октябрьдә бәйрәмдә катнашучылар спорт киемнәреннән килде. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга һәм балалар белән әтиләрнең бергә вакыт үткәрүенә юнәлдерелде.

Наласа балалар бакчасы коллективы Әтиләр көнендә матур бәйрәм оештырды

Бәйрәмгә килгән песи балаларны һәм әтиләрне зарядка ясарга өйрәтте. Күңелле күнегүләрдән соң катнашучыларны уеннар һәм спорт ярышлары көтте. Биредә һәркем үзенең җитезлеген, өлгерлеген һәм бердәмлеген сынап карый алды.

Бәйрәмнең иң җылы мизгелләре

Балалар әтиләренә матур җыр бүләк итте. Ә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырганда, нәниләрнең сөенече һәм әтиләрнең горурлыгы аеруча сизелде. Мондый мизгелләр гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләрнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат искәртә.

Файдалы эш – гаилә белән бергәләп

Чараның өченче өлеше яктырткыч элементлар ясау буенча мастер-класска багышланды. Әтиләр һәм балалар бергәләп файдалы эшләнмәләр әзерләде. Бу уртак эш һәркемгә яңа күнекмәләр үзләштерергә, иҗади сәләтләрен күрсәтергә һәм бергәләп эшләүнең рәхәтлеген тоярга мөмкинлек бирде.

Наласа балалар бакчасы коллективы барлык әтиләрне бәйрәм белән котлый! Һәр гаиләдә иминлек, балаларның шат авазлары яңгырасын, күкләребез һәрчак аяз, илебез тыныч булсын. Әтиләр балаларының ышанычлы терәге һәм яклаучысы булып, һәрвакыт яннарында булсын!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев