erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казанда медикларны махсус контракт буенча хезмәткә чакыралар

СВО зонасында фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм реаниматологларга ихтыяҗ зур. Медицина хезмәткәрләре өчен махсус контракт бер елга төзелә.

 

Казандагы «Батыр» үзәгендә медицина белгечләрен махсус контракт буенча хезмәткә җыю тәртибе турында сөйләделәр. Казанның сайлап алу пункты җитәкчесе Андрей Козлов сүзләренчә, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә аеруча фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм табиб-реаниматологлар кирәк.

Ул билгеләп үткәнчә, медицина белеме һәм тиешле квалификациясе булган кандидатлар карала. Ир-атларны 18 яшьтән 64 яшькә кадәр, хатын-кызларны 18 яшьтән 45 яшькә кадәр кабул итү мөмкинлеге бар. Хатын-кыз кандидатураларын караганда, балигъ булмаган балалары булу-булмау һәм һөнәри эш тәҗрибәсе дә исәпкә алына. Табибларга өстәмә рәвештә белгечлек буенча таләпләр куела, аларның кандидатуралары Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Баш хәрби-медицина идарәсе белән килештерелә.

Медицина хезмәткәрләре профильле госпитальләрдә дә, хәрби частьләрдә дә хезмәт итә ала. Кандидатның белгечлеге һәм буш урыннар турындагы мәгълүмат Баш хәрби-медицина идарәсенә җибәрелә, шуннан соң аңа туры килә торган вазифа тәкъдим ителә.Махсус контракт бер елга төзелә. Хезмәт итү вакытын озайту яки контрактны тәмамлау мөмкинлеге каралган. Моннан тыш, медицина хезмәткәрен башка частькә яки подразделениегә күчермәү шарты билгеләнгән. Хезмәткә керешкәнче ике айга кадәр дәвам итә торган мәҗбүри әзерлек узарга кирәк.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев