erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөрәк биопсиясе ясалачак

Медицина алга бара.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөрәк биопсиясе ясалачак. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә. РКБ рентген-хирурглары өчен йөрәк биопсиясе өчен материал алу буенча мастер-классны Томск фәнни-тикшеренү үзәгенең интервенцион кардиология бүлеге җитәкчесе, йөрәк ритмы бозылуларын диагностикалау һәм дәвалауның югары технологияләр лабораториясенең әйдәүче фәнни хезмәткәре Роман Батталов үткәрде. Аның сүзләренчә, диагностиканың әлеге ысулы МРТга караганда төгәлрәк санала.

Метод нигезендә, рентген-хирург рентген-контроль астында йөрәк яныннан өч кисәк ала, аннары патологоанатом гистологик тикшеренү үткәрә. Пациент өчен процедура авыртусыз була.

«Бу методика федераль үзәкләрдә кулланыла. Әмма һәр клиника да мондый тикшеренүләр үткәрергә үз өстенә җаваплылык алмый. Ләкин МРТ да, КТ да биопсия кебек төгәл картина бирә алмый. Шуңа күрә еш кына бу диагноз куюның бердәнбер ысулы. Безнең үзәктә елына 150 гә якын шундый тикшеренү эшләнә», - дип сөйләгән Роман Батталов.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-respublika-klinik-xastaxanasenda-iorak-biopsiyase-yasyi-baslayacaklar-5930887


Арча хәбәрләре

Нет комментариев