erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ә без һаман мәхәббәт уйныйбыз

Белмим, тәмам буталып беттем.

Очрашып йөри башлавыбызга егерме елдан артты инде. Егетемнең өйләнергә исәбе дә юк.

Мин дә күнектем бугай инде. Дөрес, әни буласым, бала үстерәсем килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның белән танышканда миңа унбиш яшь иде. Хәзер 38 тула. Шул арада югары белем алдым, эшкә урнаштым, дәрәҗәгә ирештем. Шәһәрдә яшим. Зур заводта эшлим. Яхшы фатирым бар. Тик һаман ялгызым. Авылга кайтканда очрашабыз, я ул минем янга Казанга килә. Шулай ел артыннан ел үтә. Бергә яшик, дип тәкъдим дә ясамый, бала да кирәк дими. Мин баштарак сүз башлап карадым. Әйткәләшеп сөйләшмичә дә йөргәләдек. Хәзер исем китми. Дөрес, бала табасым килә. Тик ирсез түгел. Башта артымнан йөрүчеләр булды, мин егетем бар, дип кире бора тордым. Хәзер инде караучы да юк. Әллә минем берәүгә дә исем китми башлады микән? Белмим, тәмам буталып беттем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X