erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Абый белән сеңел – әти-әни бәхете

Яшь талантлар

 

Арчадан Эльза Тимергалиева “Мини мисс Татарстан – 2022” бәйгесендә катнашып, “Нежность” номинациясендә җиңү яулады.

ТНВ каналының махсус бүләге дә мини мисс “Нежность” исеменә лаек булган якташыбызга бирелде. Моннан тыш Эльзаны “Шаян ТВ” каналында төшәргә дә чакырдылар. Үзе белән очраша алмадык. Мәскәүгә бәйгегә киткән булып чыкты. Озак көттерми ул җырлаган “Күңелле балачак” ансамбленең башкалада беренче урынны алулары турындагы хәбәр килеп иреште. Әмма без кызның әнисе Рәмзия Тимергалиева белән сөйләштек.

– “Мини мисс – 2022” республика бәйгесе турында очраклы рәвештә ишеттек. Барып карарга булдык, – диде ул. – “Мисс Татарстан” оешмасы президенты Изольда Сахарова  конкурсантларга карата бик таләпчән булды. Киемнәргә кадәр җентекләп карады. Безнең концертларга тектергән костюмнар бар иде. Бик тә ярап куйды. Казанда бер отельдә атна буе репетицияләр үтте. Шул вакытта баланың тамагы да авыртып алды. Әмма түзде, ярты юлда ташламады. Ә бәйге барышында Эльза шигырь юллары аша үзе белән таныштырды, костюмын тәкъдим итте (дефиле), “Әткәй шикәр, әнкәй бал” җырын башкарды. Бөтенесе бергә күмәк биеделәр, балларны һәрберсенә аерым куйдылар.

Эльзага әле 9 яшь тә юк. Беренче мәктәптә укый, быел өченче сыйныфка күчкән. Моннан тыш, кыз сәнгать мәктәбенә “Ар-и-Эль” бию төркемендә шөгыльләнә, вокал сыйныфында укый, “Күңелле балачак” вокаль ансамблендә җырлый, бассейнга йөзүгә йөри. Балалар бакчасына йөргәндә үк җырлаган, сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашкан инде ул. Сәнгатьле итеп шигырьләр дә сөйли. Мамадышта бәйгедә призлы урынны да алган.

Әнисе әйтүенчә, сәнгатькә тартылуы белән кызы әтисенә охшаган. Расих Тимергалиев халык театры артисты, гитарада уйный, җырлый, җырның сүзләрен, көен дә үзе иҗат итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шушы арада “Сәйлән” телевизион бәйгесенә дә бардык. Анда да Эльза “Әткәй шикәр, әнкәй бал” җырын башкарды. Әле нинди урын алуы билгеле түгел. Әмма тапшыруны август аенда телевизордан күрсәтәчәкләре турында әйттеләр, – диде Рәмзия Тимергалиева. – Тик бүген әле аның башында бер нәрсә – абый китә, дип борчыла.

Абыйсы Рәйхан 6 сыйныфны тәмамлаган. Иннополиска айти технологияләр буенча лицейга укырга кергән. Башта читтән торып, аннан Иннополиска лицейга барып рус теле һәм математикадан имтихан биргән. Өченче этабы әңгәмә булган. 30 бала алганнар, Рәйхан 7нче урында. 1 сентябрьгә 7 сыйныфка шунда укырга барачак.

– Үзе теләде. Яныбыздан бик җибәрәсе килмәгән иде. Керә алмас, дип уйладык. Гади гаиләдән, ярдәм итүчеләр юк. “Әйткәнмен икән, мин имтиханнарны тапшырам, әни”, – диде. Аннан Берлинны алган кебек сөенде, – диде Рәмзия ханым.

Рәйхан да сеңлесе кебек сәнгать мәктәбенә йөргән. Баян сыйныфына. 6 яшьтән керү сәбәпле, тәмамлап, кулына кызыл диплом да алырга өлгергән инде. “Икесе ике төрле алар. Рәйхан күп сөйләшми, бик тыйнак, ә Эльза – чын сәхнә кешесе, – ди әниләре. – Мин дә, әтиләре дә гел эштә. Алар кечерәк вакытта Күпербашта әбиләре янында булдылар, аннан үзләре. Мөстәкыйль булып үстеләр. Күбрәк әтиләре белән шөгыльләнделәр. Кыз әтисенеке инде”.

Шулай дисә дә, кая инде әнидән башка?! Рәмзия дә балалары төрле яктан чыныгып үссеннәр, камилләшсеннәр өчен вакытын да таба, көчен дә кызганмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре