erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Афәрин, Ислам!

Балалар, оныклар ирешкән уңышлар һәр ата-ана, әби-бабайлар өчен зур шатлык инде ул. “Северный“ ширкәте баш инженеры Самат Йосыповның улы Исламның авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану буенча Россия күләмендәге һөнәри осталык чемпионатында икенче урынны алуын ишеткәч тә куанып куйдым.

Саматның үзен күптәннән беләм. “Северный“ хуҗалыгы дигәч – Самат, Самат дигәч “Северный“ ширкәте күз алдына килә. Үз һөнәренә шулкадәр бирелгән, тугрылыклы, гаять дәрәҗәдә җаваплылык тоеп эшләүче кеше ул. Шушмабаштагы машина-трактор паркындагы тәртипкә исең китәрлек. Пычрак, тузанга баткан техника күрмәссең анда, андыйларны капкадан ук кертмиләр. Кышкы саклауга кую, кыр эшләренә әзерлек буенча аларны һәрвакыт үрнәк итеп куялар.

Самат Йосыповның бу хуҗалыкка (ул үзе Хәсәншәех авылыннан) эшкә килүе дә очраклы гына түгел. Озак еллар уңышлары белән рес-публикада да билгеле “Северный“ хуҗалыгын җитәкләгән Рөстәм Хәйруллин белән алар мәктәптә дә, институтта да бергә укыйлар, галим-агроном дигән диплом алып чыгалар. Самат  хезмәт юлын Балтач районында эшләүдән башлый. 2000 елда сабакташы, “Северный“ хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин аны баш инженер итеп чакыра.

– Әти безне бер эштән дә курыкмаска өйрәтте, – ди Самат. – Ул балта остасы иде, мин бура да бурый алам, кирәк булса кирпечен дә салам. Безнең малайлар да кечкенәдән  техника янында үсте, олысы Марат та (Арчада суд приставы), Ислам да теләсә кайсы техниканы төзәтә дә, йөртә дә беләләр.
Кызлары Алинә әнисе юлын сайлый, Арча хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Әниләре Миләүшә авылда фельдшер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтисе әйтмешли, кечкенәдән кул белән тотып эшләргә өйрәнгән Ислам быел Сабадагы авыл хуҗалыгы көллиятенең өченче курсын “5“ле билгеләренә тәмамлады. Тагын бер елдан инженер дипломы алып чыгачак.

Ислам өчен быелгы ел аеруча истәлекле һәм шатлыклы булды. Ул сайлап алу этапларын уңышлы үтеп, Красноярск шәһәрендә узган һөнәри осталык чемпионатында Татарстан данын яклады һәм 72 кеше арасында икенче урынны алды! Яхшы укуы, тырышлыгы белән бергә, мондый зур сынауда әти дәресләре дә бик ярап куйгандыр инде. Афәрин, Ислам, киләчәктә дә әти-әниеңне, райондашларны яңа уңышлар белән куандырырга язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев