erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әй мәктәбем, Апаз мәктәбем...

Апаз мәктәбе капка төбенә 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелды. Кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр, көлешәләр...

Район башлыгы Илшат Нуриев та 40 ел элек Апаз мәктәбен тәмамлаган. Бердән, сыйныфташлар очрашса, икенчедән, Апаз мәктәбенә 150 ел! Зур юбилей!
Бер-бер артлы ветеран укытучылар баскычтан күтәрелде. Алар: Апаз мәктәбендә 33 ел математика укытучысы булып эшләгән Халидә Закирова, 36 ел рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан Гөлнур Минҗанова, завуч булган һәм рус теле, әдәбиятыннан укыткан Гөлзада Ихсанова, 36 ел немец һәм инглиз телләреннән белем биргән Ләлә Нуриева һ.б. “Бик сөенеп килдек без очрашуга, – диде алар. – 40 ел элек укыткан укучыларыбызны күрдек. Ә без, чыннан да, укыттык бит, тырышып, балаларга белем бирдек...”. Очрашу барышында ветераннар укучыларыннан рәхмәт сүзен бик күп ишетте. 

Мәктәп алды бакчасында мәктәп укучылары кунакларны “Рәхим итегез!” – дип җырлап-биеп каршы алып тордылар. Апаз мәктәбе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Раушан Сибагатуллин, укытучылар: “Хуш киләсез!” –  дип, җылы итеп күрешеп, түргә дәштеләр.  

Мәктәп бакчасы кунаклар белән тулды. Апаз мәктәбен тәмамлаган, районда җитәкче урыннарда эшләгән ветеран педагог Шәфигулла Гарипов  якын итеп, туганнарча ветеран педагоглар белән күрешеп, хәлләрен сорашты, истәлекләре белән уртаклашты. “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вагыйз Минһаҗев, заманында Апаз авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Ринат Садыйков – түгәрәкләнеп басып, туган мәктәп, чордашлар турында сөйләштеләр. 

...Мәктәпнең икенче катына баскычтан күтәрелгәндә диварларга эленгән фотосурәтләргә карый-карый атладык. 2018 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Әдип Хәйретдиновның зур фотосы әллә каян күренеп тора. Ул рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 балга тапшырган егет! Укытучысы – Альбина Гарипова. Әнисе Алсу ханым рус теле һәм әдәбиятыннан, әтисе Хәниф Хәйретдинов информатика-физикадан укыта. Әниләре Алсу ханым: “Безнең өч бала, – дип сөйләде. – Олысы Айсылу 2016 елда дәүләт имтиханыннан математикадан югары балл җыеп, төзелеш институтына укырга керде. Аны тәмамлап, хәзер шәхси бер компаниядә эшли. Уртанчысы Әдип быел КАИны тәмамлады. Кечесе Айназ 9нчы сыйныфта, физика-математиканы ярата, олимпиадалар җиңүчесе. Алар үзләре тырышлар, укыйсылары килеп укыйлар. Арттан “чыбыркылап” торасы юк. Үзебез дә шундый. Эшебезне яратабыз. Мин Арча педагогика көллиятен тәмамладым, аннан Казан дәүләт университетында укыдым”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

...Юбилей кичәсе башланып китте. Чыгышлар бик матур булды. Йөрәк түреннән чыккан иң җылы сүзләр укытучыларга әйтелде. Бәйрәм котлаулар, бүләкләр, җыр-биюләр белән күңелле үтте.

“Мәктәбебез тарихы 1873 елга барып тоташа. Мәктәпкә 15 авылдан килеп укыганнар, – дип сөйләде Апаз мәктәбе директоры Раушан Сибагатуллин. – Апаз мәктәбе тирә-юнь авыллар өчен белем үзәге булып торган. Хәзер дә шулай. 2016 елда Апаз мәктәбе Татарстан Республикасының иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә керде. Мәктәптә 75 укучы укый. 22 укытучы балаларга белем бирә. Күрше-тирә авыл балаларын автобус йөртә”.

Директор зур горурлык белән район, республика, Россия күләмендәге фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, призчыларны – соңгы өч еллык нәтиҗәләрне атап үтте. Быелгы уку елының уңышларын әйтеп үтәбез. Алар: 3нче сыйныфтан Зәринә Фаязова (ОБЖ,  укытучысы Хәят Саләхова), 9 сыйныф укучысы Айназ Хәйретдинов (математика – Илүзә Галәветдинова, физика – Хәниф Хәйретдинов, җәмгыять белеме – Раушан Сибагатуллин), 10 сыйныфтан Роза Минҗанова (рус теле – Алсу Хәйретдинова, әдәбият – Альбина Гарипова), 11нче сыйныфтан Камилә Касыймова (рус теле – Альбина Гарипова, әдәбият – Альбина Гарипова), 11нче сыйныфтан Лилия Хәбибуллина (туган тел буенча федераль төньяк-көнчыгыш олимпиадасы – Алсу Фәйзиева). Арчаның Дан аллеясында да Апаз мәктәбе укучысы Руфина Гарипова хөрмәтенә йолдыз кабынды. Апаз мәктәбенең уку, иҗат, спорт уңышлары турында озак сөйләп булыр иде, шушы урында нокта куеп торыйк. Раушан Сибагатуллин укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт әйтте.

Апаз мәктәбе тагын бер ягы белән данлыклы – биредә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин укыган. Мәктәпнең урам яктагы керү ишеге янында мемориаль такта куелган. Мәктәп директоры Раушан Сибагатуллин үзе дә Апаз мәктәбен тәмамлаган. Туган мәктәбе өчен нишләп җанатмасын инде ул!

– Шушы мәктәпкә кайтып кергәч, мин балачагыма, яшьлегемә кайткандай булам, – дип сөйләде дулкынланып район башлыгы Илшат Нуриев. – Апаз мәктәбенең иң зур байлыгы – аның укытучылары! Һәм, әлбәттә, укучылары!

Илшат Нуриев укытучыларның исемнәре белән атап, истәлекләре белән уртаклашты. Аларга бик зур рәхмәт әйтте. Апаз мәктәбендә укыган, җитәкче урыннарда эшләүче Марат Әхмәтов, Мансур Әхмәтов, Вагыйз Минһаҗев, мәрхүм Фатыйх Сибагатуллин белән үзара хезмәттәшлек итүләре турында бик рәхмәтле булып, якын итеп сөйләде. 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган ике класс исеменнән алынган бүләкләрне җылы алкышлар астында ветеран укытучыларга тапшырды.

Математика укыткан ветеран Гөлбахар Миннебаева сүз алды.

“1946 елда мәктәпкә укырга кердем, – дип сөйләде ул. – Класста 42 укучы. Ачыла торган парталар. Барыбыз да парталарны ача башласак, дөнья купкан кебек булыр иде. Беренче укытучым Әнисә апаны гомерем буе онытмадым... Гомерем буе шуны хөрмәтләп яшәдем. Күптән мәрхүм инде. Бик белемле, бик булдыклы укытучы булган ул. Без аны соңыннан гына аңладык. Гаиләдә без биш бала. Әти сугыштан кайтмады. Абый тактадан мәктәп сумкасы әмәлләп бирде. Авыр вакытлар... 7нчы сыйныфны тәмамлаганда без 17 генә идек инде. Кайсыбыз ташлады, кайсыбыз укый алмады. Иң яхшы укучылар Арча педагогия училищесына китте. Мин дә шунда укырга кердем...”.

Чыгышлар дәвам итте. Механизатор хезмәтен сайлаган Әхтәм Шәвәлиев: “Мин үзем Пөшәңгәр авылыннан, – дип сөйләде. – Кечкенәдән техникага мөкиббән киткән кеше. Армиядән кайткач, иске генә тракторга утырдым. Ярты еллап эшләгәч, китәргә дә уйлаган идем, хуҗалык җитәкчесе Вагыйз Васыйлович өр-яңа К-701 тракторы бирде. Авылда калуым белән мин  аңа бик рәхмәтле. Авылда хәзер шәһәрдәге кебек барлык шартлар да бар. Рәхмәт, эшләгәнемне күрә белделәр. Авылда, йөрәгең бар икән инде, тотын, эшлә, үз эшеңне ач!”.

Чыгыш ясаучылар мәктәп белән горурланып, укытучыларга, мәктәп директорларына бик рәхмәтле булып сөйләделәр. Бәйрәм җыр-биюләр, матур чыгышлар белән чәй өстәле артында дәвам итте. Тарихка кереп кала торган көн... Әй мәктәбем, Апаз мәктәбем, дип, шыпырт кына пышылдап, кычкырып та әйтүчеләр күп булды. Чөнки ул балачак, яшьлек еллары, сыйныфташлар, укытучылар белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев