erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айдар Баһавиев: “Бурычыбыз – җинаятьләрне ачу һәм тикшерү. Безгә ышаналар һәм без ул ышанычны акларга тиеш”

10 ноябрь – хокук тәртибе сагында торучылар – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне иде.

Бу полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Ул ел да 10 ноябрьдә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлегендә тантаналы чара узды. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

– Бу күптәннән килгән бәйрәм. Илдә киеренке хәл сакланса да, без аны искә алып китми булдыра алмыйбыз. Бүгенге көндә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре эше аеруча авыр. Без үзебезгә йөкләнгән бурычны үтибез. Хезмәткәрләребез үз вазыйфаларына җаваплы карый. Барысы да йөрәге кушканга безнең сафка килгән кешеләр. Мин шулай уйлыйм. Күңелеңә якын эшне тап, бер көн дә эшләргә туры килмәс, дигән бер философ. Күңел биреп башкармасаң, безнең өлкәдә эшләп булмый. Никадәр авыр булса да, үз хезмәтеңне башкарырга кирәк. Рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә шулай дәвам итик. Чөнки хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән башка бернишләп тә булмый. Исән-сау булыгыз, – диде ул барлык хезмәткәрләргә, эчке эшләр органнары ветераннарына мөрәҗәгать итеп.

Аннан үзләрен иң яхшы яктан күрсәткән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары, хөкүмәт бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. Хезмәт ветераны Һашим Гарапшин турында аерым басым ясап әйтте.
– Ул озак еллар эчке эшләр бүлегендә эшләде. Тәҗрибәсе зур. Бүгенге көндә безнең коллектив яшь. Сорауларыгыз булса, аңа мөрәҗәгать итегез. Ул һәрвакыт ярдәм итәргә, тәҗрибә уртаклашырга әзер, – диде Айдар Баһавиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районда тыныч мохит хөкем сөрүе, зур җинаятьләрнең булмавы хокук саклау органнары хезмәткәрләренең оператив эш итүеннән, тырышлыгыннан тора. Юк, бер дә җинаять ясалмый, дигән сүз түгел. Бар ул. Әмма алар вакытында ачыла, җинаятьчеләр җәзасын ала.
2023 елның ун аенда районда 313 җинаять теркәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда (303 булган) ул сан артып киткән. Нинди җинаятьләр исәбенә дип уйлыйсыз? Мошенниклык. 313 җинаятьнең 217се ачылган, ә калганнарының күбесе нәкъ менә шушы өлкәгә кагыла да инде. 

– Читтән торып эшләнгән җинаятьләрне ачу бик кыен, – ди полиция хезмәткәрләре. – Мошенниклар турында халык яхшы белә, әмма минем белән андый хәл булмас, дип уйлап алдана бирә. Парольләрен биреп банк картасы аша акчаларын урлаталар (ике миллион сумнарга кадәр алданган кешеләр бар), әйбер сатып алырга теләп, ул кулга кермичә акча күчерәләр, бернәрсә эшләмичә баю нияте белән төрле кеше алдавычларда катнашалар. Пирамида түгел ул, әмма шуңа ошаган. Мәсәлән, кеше күпмедер акча кертә дә, үз “астына” ике кеше таба. Имеш, шуннан соң аңа акча “ага” башлый. Юк, үзе түләгән акчаны кайтару өчен генә дә үзе тапкан кешеләр дә кемнәрнедер табарга тиеш бит. Шуны аңламыйлар. 
 Менә шуларны ачарга тиеш полиция хезмәткәре. Ничек? Анда берәүнең дә эше юк. Җинаятьне ачмый икән, димәк, эшләми. Авыр да, мәшәкатьле дә, бик җаваплы да эш башкара алар. 2023 елның ун аенда гына да 89 мошенниклык очрагы теркәлгән (узган елның шушы чорында 87 булган). Шуларның 28е (узган ел 18) банк счетларыннан акча урлау. 
Җинаятьләрнең күбесе менә шундый кеше милкенә каршы кылынганнар. Барлыгы 180 алар (узган ел – 163). Урлау очрагы – 74 (54), талау – 2 (1). Коррупция буенча – 35 (41 булган), ришвәт бирү – 24 (12 генә теркәлгән, ике тапкырга арткан). Балигъ булмаган яшьтәгеләр катнашында быел бер җинаять кенә эшләнгән. Узган ел ул дүрт булган. 
–  Безнең төп бурычыбыз – район халкы тынычлыгы сагында тору. Безгә ышаналар һәм без ул ышанычны акларга тиеш, – диде Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев