erid:2VtzquqpS7d
Җәйнең һәр көне файдалы узсын: районда балаларның җәйге ялы ничек оештырылды?
Арча яңалыклары

Җәйнең һәр көне файдалы узсын: районда балаларның җәйге ялы ничек оештырылды?

Быел районда мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары меңнән артык баланы берләштерде.

Районда балаларның җәйге ялларын файдалы һәм күңелле итеп оештыруга зур игътибар бирелә. Быел да мәктәп яны, хезмәт һәм ял лагерьлары белән беррәттән чатырлы лагерь эшләде. Ә июль-август айларында педагогия көллиятендә “ТатАрча җәй” лагереның ике сменасы балаларны кабул итәргә әзерләнә.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова хәбәр итүенчә, Арча районында дүрт хезмәт һәм ял лагеренда 200 бала ял иткән.

“Әлеге лагерьлар 1 июньнән 18 июньгә кадәр эшләде. Ә мәктәп яны лагерьлары 14 мәктәптә эшли. Алар 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк, анда 845 бала ял итә”, – диде ул.

Лесхоз мәктәбендәге “Табигать дуслары” мәктәп яны лагере экологик тәрбия юнәлешендә эшли.

“Лагерьда һәр көн аерым темага багышлана, – дип билгеләп үтте  мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Галләмова. – Балалар урман музеенда булды, Яңа Кырлайга сәяхәт кылды. Хәтер һәм кайгы көнендә һәйкәл янына бару да планлаштырылган. Лагерьга 1–7 сыйныфларда укучы 45 бала йөри”.

Арчаның алтынчы мәктәбендә мәктәп яны, хезмәт һәм ял, шулай ук чатырлы лагерьлар эшләгән. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Җиһангирова әйтүенчә, чатырлы лагерьда туризм белән кызыксынучы 20 бала ял иткән.

“1 июньнән 7 июньгә кадәр җиде көн дәвамында балалар чатырларда яшәде. Көненә биш тапкыр ашату оештырылды. Хезмәт һәм ял лагеренда укучылар күңел ачу программаларында катнашу белән бергә мәктәп яны территориясендә дә эшләде”, – диде ул.

Арча педагогия көллияте 2023 елдан башлап ел саен төрле төбәкләрдән килгән балаларны “ТатАрча җәй” лагерена җыя. Лагерь быел да ике сменада балаларны кабул итәчәк.

“Һәр сменада илнең төрле төбәкләреннән килгән 176шар бала ял итәр, дип көтелә, – диде лагерь җитәкчес Алинә Мөхәммәтгалиева. – Беренче смена “Дуслык”, икенче смена “Без Тукай оныклары” дип атала. Биредә балалар татар телендә аралаша, төрле төбәкләрнең гореф-гадәтләре белән таныша, яңа дуслар таба. Кайбер балалар безгә ел саен килә. Бик яратып киләләр”.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев