erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айван сабантуенда (ВИДЕО)

Айван авылында милли йолаларыбыз саклана - бүген Сабантуе булды.

Сабантуен авылның активистлары, җанатарлары ел да үткәреп тора. Авылдашларыбыз Гөлзилә Миңнуллина, Альмира Гатауллина, Гөлфия Рысаева, Илдам Миннәшәев, Ләйсән Ялаева, Гөлнар Шәмсетдинова, Светлана Хаҗиева, авылыбыз килене Раилә Гыйззәтуллина, Арчаның 7 мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев һ.б. тырышлыгы белән авыл сабантуе бик күңелле үтте. Түр башында авыл ветераннары утырды. Сабантуйны Гөлзилә Миңнуллина, Альмира Гатауллина һәм кунак ТНВ каналында алып баручы, шоумен, блогер Рәдис Гарипов алып барды. Арчадан яраткан җырчыбыз Сөмбел Заһидуллина да килгән иде. Авылыбыз үзешчәннәре Светлана Хаҗиева, Гөлнар Шәмсетдинова, Ләйсән Ялаева җырлап, матур ял бүләк иттеләр. Җыр-биюләр халык уеннары белән үрелеп барды. Таяк белән тартышу, аркан тартышу, гер күтәрү, кул көрәштерү, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү һ.б. - уеннар күп булды. Балаларның да үз уен почмаклары бар иде.Сабантуе татарча көрәш белән тәмамланды. Баш батыр булып Илһам Миннәшәев калды. Илдам Миннәшәевның улы. Батырның җилкәсенә тәкә салдылар. Котлыйбыз! Афәрин, авылдашлар,  сездән җыелган акча белән бүләкләр алынды. Ә бүләкләр мулдан алынган иде. Оештыручыларга, сабантуй урынын коручыларга рәхмәт. Алланың рәхмәте яусын, авылдашларны очраштырдыгыз! Игелек эшләсәң, бише белән кайтыр ди... Киләсе Сабантуйларга кадәр!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре