Бәйрәм белән
Бүген арча мәдәният йортында медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә районның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючы табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм ветераннар җыелды.
Чара барышында медицина хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде, һөнәри бәйрәм уңаеннан иң яхшы белгечләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларның кешеләр сәламәтлеген саклауга керткән зур өлеше билгеләп үтелде.
Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте. Сәхнәдә иҗат коллективлары һәм үзешчән артистлар чыгыш ясап, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
Медицина хезмәткәрләре көне – кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклауга багышланган җаваплы хезмәт ияләренә рәхмәт белдерү өчен тагын бер мөмкинлек. Бәйрәм чарасы җылы атмосферада узды һәм күңелле хатирәләр калдырды.
Тулырак газетабыздан укый аласыз
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев