Алар иң зур хөрмәткә лаек: Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды
Анда бер төркем мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар
26 августта район укытучыларының август киңәшмәсе булды.
Киңәшмәдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мәҗитов катнашты.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров узган уку елы йомгаклары һәм алдагы уку елына бурычлар турында чыгыш ясады.
Соңыннан бер төркем мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.
Бүләкләнүчеләр
Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улына “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы“ дигән мактаулы исем бирелде.
Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Яңа Кишет мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Минҗанова Энҗе Фарук кызына, Кәче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөхәммәтшина Эльмира Госман кызына, Ашытбаш мәктәбе математика укытучысы Рәхмәтуллина Халисә Самат кызына, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте татар теле укытучысы Төхфәтуллина Әлфия Госман кызына, Түбән Мәтәскә мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Гүзәлия Камил кызына “Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре“ дигән исем бирелде.
Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Арчаның 6нчы мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Гөлшат Ринат кызына, Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Зарипов Хәмбәл Хабил улына, Арча агросәнәгать һөнәр көллияте укытучысы Минһаҗев Фәрит Фоат улына, Мөндеш балалар бакчасы мөдире Мостафина Рима Галип кызына, Сикертән мәктәбе физик культура укытучысы Нәбиуллин Разил Расип улына, Хәсәншәех мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Тәнзилә Габдрахман кызына, Укучылар сарае өстәмә белем бирү педагогы Сабирҗанова Миләүшә Дәниф кызына, Арчаның 1нче мәктәбе физик культура укытучысы Сәләхов Айрат Альберт улы, Шушмабаш мәктәбе биология укытучысы Сәмигуллина Чулпан Миннулла кызына, мәгариф идарәсенең физкультура-эстетика циклы буенча методисты Хәбибуллин Илшат Альфрит улына, Урта Курса мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юнысова Рузилә Котдус кызына Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Озак еллар намуслы хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен Арчаның 5нче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйниятова Гөлүсә Расил кызы, Утар Аты мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Низамова Раушания Марсель кызы, Арчаның 1нче мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Регина Алексеевна “Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы“ билгесе белән бүләкләнде.
Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдәге уңышлары һәм күпьеллык хезмәтләре өчен Арча 7нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әхмәтгалимова Рания Шаһинур кызы, Урта Курса мәктәбенең инглиз теле укытучысы Вәлиева Надирә Тәбрис кызы, Ташкичү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Вафина Әлфия Әлфрит кызы, Яңа Кенәр мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучы-оештыручысы Габдрахманов Вәис Вәккас улы, Арча Укучылар сараеның өстәмә белем бирү укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галәүтдинова Айгөл Габдрәфыйк кызы, мәгариф идарәсенең башлангыч белем бирү буенча методисты Гыйндуллина Гөлназ Мансур кызы, Апаз мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Миннебаев Халит Хәмбәл улы, Ашытбаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабирҗанова Хәлимә Фәгаль кызы, Арча 4нче балалар бакчасы физик тәрбия инструкторы Фәйзрахманова Гөлназ Вәзил кызы, Иске Ашыт мәктәбе тарих укытучысы Фәтхуллин Радик Нурислам улы, Арча 2нче балалар бакчасы мөдире Шакирова Фәния Вәгыйз кызы, Наласа мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Гөлниса Вагыйз кызы “Мәгарифтәге казанышлары өчен“ күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев