Алар өч бертуган кыз Җиңү бәйрәмендә очрашалар
Алар өч бертуган кыз 9 майда очрашып, Җиңү бәйрәмендә булалар, зиратка баралар.
Мин алар белән Арчада Җиңү бәйрәмендә очраштым. Чыгышлары белән Күкчәбирәзәдән. Икесе Арчада, берсе Казанда яши. Алар: Мөнәвәрә Ногманова, Мәүлия Нәҗипова һәм Мөршидә Шәймәрданова. Мөнәвәрәнең улы СВОда. "Әти Сафиуллин Афәрин. 1943 елны сугышка киткән, 1950 елны гына кайткан, - дип сөйләде алар. - Әти Берлинга кадәр барып җиткән.1946 елны Германиядә төшкән фотосы да бар. Тыныч тормышта әти 81 яшькә кадәр яшәде. Әтинең бертуган абыйсы сугышта үлеп калган. Әнинең дә бертуган абыйсы сугышта үлгән. Танкта янган. Безнең өчен Җиңү көне истәлекле, искә алу көне. Ил-көннәр тыныч, үзебез исән-сау булыйк!".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев