erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алты яшьлек Камил тәкә алды

9 июньдә Яңа Кенәр авылында Сабантуе узды.

Сабантуеның төп ярышы булган көрәштә Яңа Кенәр, Сөрде, Арча, Мари Иле һәм Казан көрәшчеләре бил алышты. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы Сабантуенда иң яшь көрәшче дә тәкә алды. Аны бүгенге көндә махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче Яңа Кенәр егете Марат Мөхәммәтшин исеменнән тапшырдылар.

– Бәйрәмгә берничә көн кала шалтыратып, ирем үзе исеменнән тәкә алуымны сорады. “Авылыбыз Сабантуена үз өлешемне кертәсем килә. Ул тәкәне иң яшь көрәшчегә тапшырсыннар“, – диде. Җиңүчегә түгел, нәкъ менә иң яшь көрәшчегә бирергә дип кат-кат әйтте. Әти-әни белән танышлардан тәкә алып кайттык һәм бәйрәм көнне иртә белән оештыручыларга илтеп тапшырдык, – диде Маратның хатыны Гүзәлия ханым.

Әманәт бүләк Яңа Кенәр Сабантуеның иң яшь көрәшчесе алты яшьлек Камил Сафинга насыйп булды.

Ул Яңа Кенәр хастаханәсендә озак еллар хирург булып эшләгән Дамир Сафинның (мәрхүм инде) оныгы булып чыкты. Камил Казанда көрәш түгәрәгенә йөри икән. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең өчен көтелмәгән бүләк булды, – дип рәхмәтләрен әйтте Камилнең әти-әнисе.

Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин Марат Мөхәммәтшинның әти-әнисенә, хатынына рәхмәт әйтте, хәрби хезмәттәге авылдашыбызга сәламнәр җиткерүне сорады.

Марат Мөхәммәтшин 2022 елның октябрь аеннан махсус хәрби операция барган зонада. Ике тапкыр ялга кайтып килгән. Әти-әнисе, хатыны белән булдыра алганча элемтәдә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев