erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Алтын каләм»дә 1 урын алучы Азалия Сабитова: «Кыю сүзле журналист кына түгел, табибә дә буласым килә»

6 сыйныфтан ук иҗат итә башлаган Азалия Сабитова «Алтын каләм»дә дүртенче тапкыр катнаша. Бу турыда «Интертат» хәбәрчесе Фирүзә Гыйниятова хәбәр итә

«Алтын каләм» фестивалендә «Татар телендә басма журналистика» юнәлешендә райондашыбыз Азалия Сабитова 1 урынга лаек булды. Ул «Интертат» хәбәрчесенә хис-кичерешләре белән уртаклашкан.

«Алтын каләм»дә дүртенче тапкыр катнашуым. Ел да зарыгып көтеп ала торган фестивалем булса да, бу юлы никтер тартыныбрак тотындым. 11 нче сыйныф укучысы булганлыктан, билгеле, төп игътибарымны БДИга бирергә тырыштым. Әмма сәбәпнең асылы – химия белән биология биреп, медицина өлкәсе буенча укырга керүем иде. Ягъни, кыйблам сайланган, журналистика буенча укырга керү вариантын күздә тотмыйм. Ә фестиваль нәкъ тә яшь каләмчеләрне җыеп, аларга медиа дөньясына юл ачуга юнәлтелгән, профориентация чарасы кебек. Һәм болай уйлау – фаталь хата булган.

«Алтын каләм» – журналистика мәктәбе генә түгел, тормыш мәктәбе дә. Җәмгыятьтә сүзгә тансык табиблар да, фикерен җиткерә алырдай аш-су осталары, татарча камил аралаша алырдай машина йөртүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Мондагы һәр каләмче дә үз тормышын, бәлки, турыдан-туры медиа белән бәйләмәс, әмма биредә туплаган белемнәр, алган тәҗрибә безне гомер буе җитәкләп барачак. Гран-при алмавым да шуның белән бәйле. Фестивальнең үз таләпләре бар иде: төп призга тәкъдим итәрдәй каләмче рус әдәбияты һәм җәмгыять белеменнән имтихан бирергә тиеш. Шул очракта аңа КФУга я «татфак»ка, я «журфак»ка керү мөмкинлеге бирелә. Миңа яхшы хәбәрче булыр өчен уку йорты түгел, тормыш дәвамында тупланган тәҗрибә, дөньяны мөстәкыйль танып белү мөһим иде. Киләчәктә медицина өлкәсендәге яңалыкларны яктыртып баручы, кыю сүзле журналист кына түгел, табибә дә буласым килә. Һәр каләмчегә игътибарлы булып, үтемле киңәшләрен җиткерүне мөһим күргән остазыбыз Рәмис абый Латыйповка рәхмәт! Милләткә файдалы кешеләр булып үсүебездә аның да өлеше зур.

Быелгы фестиваль – күңелгә иң якыны! Беренчедән соңгысы булуы, икенчедән егетләре булуы белән кадерле. Гадәттә, башка иҗади бәйгеләрдә катнашканда исемлектә егет кешене күрсәм, әз генә борынны җыера идем. Янәсе, аңа игътибар күп булачак та, без кызлар «второсортный»га әйләнәбез. Һәрвакытта булмаса да, кайбер бәйгеләрдә оештыручылар тарафыннан аларга үзгә, җылырак караш күзәтелә кебек. Әмма монда киресенчә. Әллә остаз үзе гадел фикер йөрткәнгәме, өстен куюлар гомумән булмады. Аларның киләсе елларга да килүен телим. Безнең кәеф тә, редакция рухы да күтәрелде, журналларның эчтәлек сыйфаты да артты.

«Алтын каләм»нең юбилей елы да җитәсе. Фестиваль һәрвакыт безне яңа ачышлары, танышу-очрашулары, кызыклы дәресләре белән сөендерде. Теләкләргә килгәндә, бәлки, икенче елга бу фестивальгә куратор ролендә журналистика, филология факультеты студентларын да чакырып булыр иде. Очрашуда Энҗе апа Габдуллина үзе дә бу фестиваль белән якыннан таныш булмавын әйтте. Студентлар арасында да фестиваль мохитен татып карарга теләүчеләр бардыр. Бу – аларга үзләренә дә файда кебек. Киләчәктә барыбер медиа шәхесләре булачак кешеләр бит.

Иҗат белән танышуым 6 нчы сыйныфта укыганда булды. 8 нчедә инде Арча «Нур» балалар телерадиостудиясенә дә йөргәнлектән, минем алдыма күбрәк мөмкинлекләр ачылды. Мәкаләләрем «Көмеш кыңгырау», «Мәдәни җомга», «Арча хәбәрләре» район газетасы битләрендә басылды. Хәзерге вакытта «Ялкын» журналы белән хезмәттәшлек итүемне дәвам итәм.

Мәктәптә уку дәверендә күп кенә иҗади бәйгеләрдә, әдәби премияләрдә катнашып килдем. Алар арасында: «Глаголица» Халыкара бәйсез әдәби премия (гран-при), «Илһам» Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесе (1 нче урын, 3 нче урын, 3 нче урын), «Яңа исем» иҗади лабораториясе (җиңүче), «Җанлы сүз» иҗади лабораториясе (1 нче урын), Г.Ахунов, Ш.Галиев исемендәге әдәби премия лауреаты, «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе (1 нче урын), «Тукай укулары» фәнни-гамәли конференциясе (1 нче урын). 7 нче сыйныфтан татар әдәбияты буенча республикакүләм олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яуладым. Узган ел җиңүче исеменә лаек булдым, шулай ук Халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада призеры да», – диде Азалия.

Чыганак: ИНТЕРТАТ

«Арча хәбәрләре» сайтында Азалия Сабитова турында язылган һәм ул язган мәкаләләр: 

Азалия Гран-при яулады

Ак чәчәкләр үпкә сакламый

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев