erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәмгыятебез горурлану хисе кичерсен

Фондның эше адреслы ярдәм күрсәтү белән генә чикләнми

“Ватанны саклаучылар” Дәүләт Фондының социаль координаторы эше махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

Арчада социаль координатор хезмәте Алинә Латыйповага йөкләнгән.

– Алинә, әлеге фонд кайчан оешты? Аның төп максаты нәрсәдә?

– “Ватанны саклаучылар” Дәүләт Фонды Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә төзелә. Төп максаты – махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү. Оешма үзенең эшен бөтен Россия буенча, шул исәптән Татарстанда да, 2023 елның беренче июнендә башлап җибәрде.

Фонд төзелү нәтиҗәсендә социаль координаторлар һөнәре дә барлыкка килде. Хәзерге вакытта Татарстанда 24 муниципаль районда 51 социаль координатор эшли. Кайберләренә үз районнарыннан тыш якын-тирәдә урнашкан территорияләр дә беркетелгән. Без махсус хәрби операция ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итү буенча эш алып барабыз.  

–  Бу очракта нинди ярдәм турында сүз бара?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү, социаль адаптацияне (җайлаштыру), интеграцияне (берләштерү) һәм ресоциализацияне (социаль тернәкләнү) тәэмин итү, укыту (яңадан укыту, квалификациясен күтәрү), эшкә урнашуда ярдәм итү; психологик ярдәм, социаль ярдәм чаралары белән тәэмин иткәндә һәм аларны рәсмиләштергәндә юридик ярдәм күрсәтү, социаль ярдәмнең билгеләнгән чараларын алуда булышу; инвалидлар өчен торак биналарын җайлаштыру; ветеран таныклыгын, медицина тернәкләнүе буенча төрле медицина хезмәтләре, шифаханә-курорт дәвасы алуда, шулай ук дарулар, техник-тернәкләнү чаралары белән тәэмин итүдә булышлык күрсәтү.

– Алинә, мөрәҗәгать итүчеләр бармы? Нинди сораулар белән күбрәк киләләр, шалтыраталар? 

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүләр, ветеран таныклыгын, социаль ярдәм алу – күпләрне менә шушы темалар кызыксындыра.

– Димәк, фондның төп эше – адреслы ярдәм күрсәтү?

– Фондның тагын бер бурычы – махсус хәрби операция ветераннарын гражданнарны патриотик рухта тәрбияләүгә, тарихи истәлекне саклауга һәм Россиянең традициягә кергән рухи-әхлакый байлыкларын ныгытуга юнәлдерелгән җәмгыять проектларына җәлеп итү. Моннан тыш “Ватанны саклаучылар” Дәүләт Фонды махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче коммерцияле булмаган һәм волонтерлык оешмалары белән хезмәттәшлек итә.

Фондның эше адреслы ярдәм күрсәтү белән генә чикләнми. Безнең җәмгыятебездә ветераннар өчен горурлану хисе булуы мөһим. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре аеруча игътибарга мохтаҗ. Сугышчылар, ветераннар, аларның гаиләләре игътибарны тойсын, төрле дәүләт ярдәмен алсын өчен барысын да эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре