erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Әни әни инде ул”

Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Ул Әниләр көне уңаеннан үткәрелде һәм ачыктан-ачык сөйләшүгә, аралашуга корылган иде. Икенче төрле әйткәндә, әниләрнең үзара серләшүе булды ул.

Кичәгә районның Шәрәфле гражданы, һәр яктан талантлы һәм һәркемгә үрнәк булырлык Рая Фәтхуллина, Пөшәңгәр авылыннан үзмәшгуль, шул ук вакытта бик күп шигырьләр, җырлар авторы Рания Галәветдинова, халыкны социаль яклау бүлегеннән гаиләләр белән эшләүче белгеч Ильвина Мәүлиева, гомерен халыкны культура-агарту эшенә багышлаган “Яшь йөрәкләр” халык вокал ансамбле җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина, Наласа авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Сабирҗанова, табиб-невролог, матурлык һәм сәламәтләндерү салоны җитәкчесе Диләрә Каратай чакырылган иде.

Төрлесе төрле өлкәдә эшләүче бу ханымнарны бер нәрсә берләштерә – аларның барысы да диярлек Ана дигән бөек исемне йөртә. Һәрберсе бала тәрбияләү өлкәсендә үз киңәшләрен бирде, үз фикерләрен җиткерде. Сокланырлык ханымнар – берсе җырлый, икенчесе шигырьләр яза, өченчесе хатын-кызларны матурлау өстендә эшли, дүртенчесе... Һәрберсе нидер белән шөгыльләнә, шул ук вакытта гаиләне алып барырга, балаларны тәрбияләргә дә вакыт таба.

– Балаларга үпкәләргә ярамый, ул каргыш булып барып ирешергә мөмкин. “Үпкәләгән булсам, кичер, Раббым”, – дияргә кирәк, – диде Рая ханым. – Бер очрашуда шушы сүзләрне әйткәннән соң бер ханым яныма килде дә: “Бик каты рәнҗеткән булсадамы?” – дип сорады. Әйе, бик нык хәтер калган очракта да. Аллаһы Тәгаләдән шушы балага тәүфыйк бирче, дип елый-елый сорарга кирәк. Хатын-кыз сабыр булырга, күпне күрмәскә, гаделлекне өстен куярга тиеш. Әмма шуны онытмагыз, хатын-кыз баласы өчен утка-суга керергә дә әзер.

Чит ил фильмнарын карыйм да, андагы тормышны безнеке белән чагыштырам. Балаларын караучы бар, өйләрен җыештыралар... Ә без... без тормышны үзебез җигелеп тартабыз. Шуңа карамастан тулы тормыш белән яшибез. Эшлибез дә, бала да тәрбиялибез, иҗат яки башка яраткан эш белән шөгыльләнергә дә вакыт табабыз. Очрашуга да шундый ханымнар килгән иде.

Нәсимә Гарифуллина җитмешенче елларда мәдәният өлкәсенә эшкә килә. Һәм шул вакыттан бирле яраткан һөнәрен башкара. “Тормышны яратырга, авырлыклар алдында баш имичә яшәргә кирәк”, – ди ул. Өлкәннәр белән “Яшь йөрәкләр” ансамблен (2017 елдан халык ансамбле) оештырып кына калмады, бүгенге көндә үзе дә шуның составында сәхнәләрне гөрләтә. Егетләре һәм кызлары кичәгә дә килеп, әниләрне җыр белән котлады. Шундый вакыттан файдаланып, кичәне алып баручы һәм шундый югары дәрәҗәдә оештыручы Дилә Абдуллина егетләренә бер яктан алганда бик җиңел, икенче яктан караганда бик авыр сорау да бирде.

– Гаиләдә сез кемгә өстенлек бирер идегез? Әнигәме, хатынгамы?

– Әнигә, әлбәттә, – диде Вилорик Зыятдинов.

– Ә хатын үпкәләсә?

– Әни әни инде ул. Бер генә. Ә хатынны көйләп була, – дип җавап кайтарды Вилорик әфәнде.

Кыю җавап, әмма килешми мөмкин түгел. Әни әни инде ул. Хатын да аны аңлый, чөнки үзе дә әни.

Чираттагы әңгәмәдәш – Рания Галәветдинова. Район үзәгеннән ерак авылда гөрләтеп гаилә бизнесын алып бара, шигырьләр иҗат итәргә дә вакыт таба.

– Кечкенәдән шигырьләр яздым. Гаиләбез белән бергәләп үз эшебезне башлап җибәргәч, бу өлкәдә бераз тоткарлык туды. Чөнки эш күпчелек вакытны алды. Хәзер бераз җиңеләйде, буш вакыт та барлыкка килде һәм мин яңадан кулга каләм алдым, – диде Рания ханым. – Композиторлар аларга көй язды. Айдар Тимербаев хәтта мактап, үсендереп тә җибәрде, үземә ышаныч туды. Мин туган авылымны бик яратам. Күп кенә шигырем аның турында.  

Наласадан Гөлчәчәк Сабирҗанова музыкаль белемле ханым. Танылган җырчы, Россиянең атказанган, республиканың халык артисты Айдар Фәйзрахманов төркеменә йөргән, кияүгә чыгып Наласага кайткан. Хәзерге вакытта китапханәдә эшли, үзе әйткәнчә, үзенчәлекле бала үстерә. Искиткеч талантлы, күңелендә нәрсәләр бардыр, әмма әйтеп бетергесез сабыр, ачык йөзле, яхшы күңелле ханым. Чыгышын бөтен кеше тын да алмый йотлыгып тыңлады. “Янып торган утка керер, чабып барган атны туктатыр”, – дип менә шундыйлар турында язгандыр инде Николай Некрасов.

Очрашу җанлы барды. Сорауларга җаваплар да эзләделәр, Ильвина Мәүлиева осталык класслары да үткәрде. Диләрә Каратай  яшь булып калу, сәламәтлек өчен файдалы киңәшләрен бирде, Равия Яппарова яраткан җырларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре