Бу көнне бирегә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләре һәм хатыннары җыелды. Арча педагогика көллияте укытучылары һәм студентлары тарафыннан алар өчен оештырылган искиткеч матур бәйрәм концерты күңелләргә җылылык өстәде, аналарга һәм хатын-кызларга рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткерде.
Кичә кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин тәбрикләде. Ул үз чыгышында әлеге гаиләләрнең ныклыгын, сабырлыгын билгеләп үтте.
— Сезнең улларыгыз һәм ирләрегез — Ватанны саклаучы батыр егетләр. Ә сез — аларның иң зур терәге, иң якын кешеләре. Сезгә ныклык, сабырлык, сәламәтлек телим. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, — диде ул.
Концерт программасы тематик чыгышларга бай булды. Сәхнәдән яңгыраган җырлар туган илгә мәхәббәт, батырлык, тугрылык, гаилә җылысы турында сөйләде. Педагогика көллиятенең талантлы җырчылары башкаруында яңгыраган моңлы җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүзләр тамашачылар күңеленә үтеп керде.
Залда утыручы әниләрнең һәм хатыннарның күзләрендә горурлык та, дулкынлану да чагыла иде. Әмма бу кичә алар өчен, беренче чиратта, игътибар һәм җылылык бүләк иткән очрашу булды.
Бәйрәм ахырында кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу — аларга күрсәтелгән ихтирам һәм рәхмәт билгесе иде.
Арча мәдәният йортында узган әлеге чара күңелләрдә якты хатирәләр калдырды. Ул батыр егетләребезнең якыннарына хөрмәт белдергән, йөрәкләрне берләштергән матур бәйрәм булып истә калды.
Нет комментариев