erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әнисе онкологиядән үлә. Яшь баласы кала

Яңа гына Халыкара бала хокуклары көне (18 ноябрь) булып үтте.

Шул уңайдан район опека бүлеге белгечләр белән утырыш үткәрде. Район хакимияте залында үтте ул. “Әлеге утырыш буласын алдан хәбәр иттек, - диде район опека бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина. – Арча  муниципаль районы сайтына белдерү элдек. Сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз дидек”.

Утырышта нотариус, суд приставы, социаль яклау бүлеге, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, балигъ булмаган балалар комиссиясеннән белгечләр катнашты. Сораулар белән килүчеләр булды. “Опекага алган оныгым өчен әнисеннән алимент алсам, бала үсеп җиткәч, әнисе үзенә ярдәм итүне яки алимент түләттерүне таләп итмәсме икән?” – дигән  сорауны бирде бер ханым. Әлбәттә, балалар үзләре эшли башлагач, әти-әнигә ярдәм итәргә бурычлылар. Әмма монда хәл икенче. Әни белән бала бергә яшәми. Баланы әбисе карый. Балигъ яшенә җиткән балаларның әти-әниләрен карау бурычлары турындагы сорау күпләрне кызыксындыра. Утырышта нотариус Рәзинә Низаметдинова аңлаешлы итеп җавап бирде.

Россия Федерациясе Гаилә кодексының 87нче маддәсендә бу турыда җентекләп язылган. Балигъ яшенә җиткән хезмәткә сәләтле балалар үзләренең ярдәмгә мохтаҗ, хезмәткә сәләтсез әти-әниләрен карарга һәм алар турында кайгыртырга бурычлылар. Әгәр дә инде үсеп җитеп эшли башлаган ул яки кызның ярдәмгә мохтаҗ, хезмәткә сәләтсез әти-әнисенә алимент түләү буенча ике арада килешүе юк икән, ул вакытта мәсьәлә суд тәртибендә хәл ителә. Алимент күләме суд тарафыннан билгеләнә. Монда баланың да һәм әти-әнинең дә матди һәм гаилә хәле исәпкә алына. Әгәр дә әти-әниләр баланы карау бунча үз бурычларын үтәмәгән икән, һәм бу расланса, балалар үсеп җиткәч, үзләренең әти-әниләрен карау бурычыннан суд тарафыннан азат ителә алалар. Әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә балалары шулай ук алимент түләүдән азат ителәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче сорау. Баланың әнисе онкологиядән үлә. Яшь баласы кала. Әнисе квартирга ипотека түли торган булган. Әнисе мәрхүм булгач,  яшь бала ипотека акчасын түли алмый бит инде! Шулай ук бу сорау күпләрне кызыксындыра. Бу очракта нишләргә? Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1175нче маддәсендә кредит түләүче вафат булган очракта аның бирәчәген варислары түли, дип язылган. Әмма ипотека берничә үзенчәлеккә ия. Ипотека алганда кредиторның җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручитель) яки бурычташы (созаемщик), варислары бармы? Тормышны иминиятләү килешүе төзелгәнме? Ипотека язмышы әнә шул сорауларга бәйле. Ә әнисе мәрхүм булып, калган яшь бала очрагында җавап мондый: квартир турыдан-туры балага кала, бала үсеп җитеп, үзе эшли башлагач, ипотека кредитын түләүне дәвам итәчәк. Кредит алучының үз тормышын иминиятләве  мөһим. Тормышын иминиятләүне банк белән рәсмиләштергән булса, ул вакытта банк иминиятләү акчасы белән кредитны каплый. Тормышны иминиятләүне шулай ук иминиятләү компаниясе дә рәсмиләштерә. Алдан уйлап эш итүчеләр, билгеле, тормышын иминиятли.

Утырыш әнә шундый рухта, сорау-җаваплар белән барды. Аз керемле гаиләләргә балалары өчен субсидия түләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Ире үлеп, ике баласын берүзе тәрбияләүче ана ай саен бирелә торган субсидияне ялгыз аналарга, аталарга, гаилә керемен тикшереп тормыйча, автомат рәвештә бирергә кирәк, дигән фикерне әйтте. Ә ул ялгыз ана балалары өчен әлеге субсидияне алмый. Андыйлар шактый. Тиеш түгел, керемнәре “күп”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев