Әнисенең апасы Суслонгерда булган
Бүген Арчада Җиңү көне бәйрәменә килүчеләр белән исәнләшеп, хәл-әхвәлләрне сорашып, сөйләшеп тордык. Һәркем ачык йөз белән матур итеп сөйләште. Һәркемнең сугыш белән бәйле истәлекләре бар.
Иң беренче юлымда Лесхозда яшәүче Минкамал (чын исеме Шәмсенур) Гарипова очрады. Сөйләшеп киттек. "Бик дулкынландыргыч көн, - дип сөйләде ул. - Елата... Ул вакытта сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә калмаган. Безнең Пөшәнгәр авылыннан Фәрхинур әнинең бертуган Бибинур апасын сугышка алганнар. Русча белмәгән, укымагач, укый яза белмәгән. Шуннан сугышка әзерләргә дип Суслонгер лагерена җибәргәннәр. Анда урманнар кискәннәр, михнәтне күп күргәннәр.Больницага эләгә. Балконда уйланып басып торганда башы әйләнеп китеп балконнан егылып төшә.Үлми, җиңеләя. Суслонгердан азат итәләр. Әни сугыш вакытында тракторда эшли. Барып алып кайта ул апасын. Кайтуларына әби тәмле ипи пешереп куйган була. Ач карынга шул ипине ашап, Бибинур апа бер ел авырып сәкедә яткан. Сәламәтләнде. Башы да рәтләнде. Эшчэн, кырыс, талэпчэн, похтэлекне ярата торган кеше иде.
Кайтып тазаргач, колхозда ипи пешергэн, председательгэ булышып жирлэр улчэп йөргэннэр. 86 яшькә кадәр яшәде.Укыган булсам, мин Ленин булыр идем, шул тапкырлау таблицасын да белмисез, дияр иде. Чыпта суктылар. Бибинур апа сугышка кадәр кияүгә чыккан иде. Сугыш башлангач, ире белән икесе ике якка чыгып киттеләр. Ире сугыштан исән кайтты, бер малай үстерделәр. Уллары 33 яшьтә кинәт кенә китеп барды. Ике баласы калды. Ил-көннәребез тыныч булсын иде...".
Исәнлек-саулыклар теләп саубуллаштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев