Август ае гадәттән тыш эссе булуы белән истә калачак. Явым-төшем булмады диярлек. Сентябрьдә дә шушындый һава торышы сакланачакмы? Бу турыда КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев “Казанские ведомости” хәбәрчесенә сөйләгән.
Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, сентябрьдә уртача температура 12 градус тирәсе булачак. Бу бик эссе түгел, тик нормадан югары.
20 августтан соң салкынча һава торышы урнашачак. Шундый ук һава торышы сентябрьдә дә сакланачак. Явым-төшемнәр булмавы киләсе айдад да үзен сиздерергә мөмкин.
Нет комментариев