Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльвира Рахматуллина: «Диана Мөхәмәдьярова – минем укучылар арасында иң үзенчәлеклесе»
Арча балалар сәнгать мәктәбендә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбе укучыларының концерты узды
Концертны күп кенә бәйгеләр, фестивальләр җиңүчесе, биш яшьтән Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбендә белем алучы Арча кызы Диана Мөхәмәдьярова фортепианода уйнап ачып җибәрде.
Концерт тәмамланганнан соң, кызчык белән якыннанрак таныштык.
Диана Мөхәмәдьярова Арчаның 1нче мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы. Кечкенә яшьтә булуына карамастан, укуда да, музыка юнәлешендә дә гел алдынгы ул. Чит телләр өйрәнү белән кызыксына. Инглиз һәм кытай телен өйрәнә. Чит телләр буенча уздырылган олимпиадаларда һәрвакыт җиңү яулый.
– Кызыбыз белән аралашу җиңел түгел. Чөнки ул, үз яше өчен, безгә караганда да күбрәк белә. Мәсәлән, барлык илләрне атый ала, аларның флагларын таный, ил башлыкларының исем, фамилияләрен белә. Кыс-касы, география буенча аның белеме биш плюс белән. Федераль каналларның берсендә баручы “Лучше всех” тапшыруына да узган идек, кызганыч, артык җитди булуыбыз нәтиҗәсендә катнашу бәхетенә ирешмәдек. Диананың хәтере бик яхшы. Мин үзем дә шул ук өлкәдә белем алдым, хәзер балаларга музыка буенча белем бирәм. Мин университетта башкарган әсәрләрне, кызым инде уйный белә. Без аның белән музейларга да йөрергә яратабыз, – дип сөйләде Диананың әнисе Милена Мөхәмәдьярова.
Балалар бакчасында йөргәндә үк әти белән әни кызларының көйне ишетә һәм тоя белүен күреп ала. Диана мульт-фильмнардагы көйләрне бер тыңлаудан музыка коралында башкара. Кызны әти-әнисе биш яшьтә Казан дәүләт консерватория каршындагы сәләтле балалар өчен урта махсус музыка мәктәбенә бирәләр. Һәм шуның белән беррәттән Диана Арча балалар сәнгать мәктәбендә дә белем ала. Менә инде дүрт ел ул биредә Эльвира Рахматуллина җитәкчелегендә фортепиано буенча дәресләрне үзләштерә. Бүгенге көнгә яшь башкаручының 200дән артык грамота һәм медальләре бар.
Тугыз яшьлек Диана кайда гына чыгыш ясамаган инде. Балтач, Мөслим, Яшел Үзән, Лаеш районнарыннан тыш, Казан, Яр Чаллы, Чебоксар, Омск, Мәскәү, Уфа кебек зур шәһәрләрдә дә җиңүләре бар аның. Ахыргы катнашкан бәйгеләрнең берсендә, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә узган “Йөгерек бармаклар” беренче районара ачык бәйгесеннән ул Гран-при яулап кайта.
– Бу инде Диананың икенче Гран-прие. Гомумән, бүгенге көнгә кадәр укучымның җиңүләре бик күп. Диана Мөхәмәдьярова – минем укучылар арасында иң үзенчәлеклесе. Андагы хәтер һәм тирә-якны кабул итүе башка балалардан бик нык аерыла. Ул зур күләмле әсәрләрне тиз отып ала һәм озак вакыт хәтерендә саклый. Диана инде җиде яшендә Казанның Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында оркестр белән чыгыш ясады. Шуңа да аны республикада яшь музыка осталары арасында танылган шәхес дип әйтеп була. Аны гел төрле фестивальләргә, осталык дәресләренә чакырып торалар. Әлеге укучым белән мин шәхси эшләргә тырышам. Чөнки ул диалог корырга, фикер йөртергә ярата, фантазиягә бик бай. Дәресләрдә музыка турында гына түгел, укыган китабы, күргән картинасы яки барган сәяхәте турында да сөйләшәбез. Аның кызыксынучанлыгы чиксез, – диде укытучысы Эльвира Рахматуллина.
Диана – 2023-2024 уку елы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы стипендиаты да. Конкурска республиканың өстәмә белем бирү оешмаларыннан алынган 183 гариза арасында Диана Мөхәмәдьярова иң яхшы 40 укучы арасына кергән. Әлеге стипендия мәдәният һәм сәнгать мәгариф оешмаларының укуда һәм иҗатта зур уңышларга ирешкән сәләтле укучыларына ярдәм итү максатыннан гамәлгә куелган.
Олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә күпсанлы җиңүләре өчен, Диана һәм аның әти-әнисе Талантлар Университетының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән. Милена һәм Рөстәм Мөхәмәдьяровлар кызларының кызыксынуларында һәрьяклап ярдәм иткән укытучыларга һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабировага зур рәхмәтләрен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев