erid:2VtzquqpS7d
Арча янгын частеның элекке җитәкчесе Мәсгут Шәрәфиев вафат
Арча яңалыклары

Арча янгын частеның элекке җитәкчесе Мәсгут Шәрәфиев вафат

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Озак еллар Арчаның янгын часте җитәкчесе булып эшләгән һәм тырыш хезмәте өчен олы бүләкләргә лаек булган полковник Мәсгут Мифтах улы Шәрәфиев каты авырудан соң вафат булды. Онкология. 1957 елның 2 гыйнваренда Арча районы Казанка авылында туган. Яңа гына 66 яшь тулган. Ул 10 еллап республиканың Яңа Чишмә районында шулай ук янгын часте җитәкчесе булып эшләде. Аннан туган ягы Арчага кайтты. Бертуганнар. Абыйсы, тәҗрибәле мал табибы, Арча районы Өстеял авылында яшәүче Мөхәммәт абый Шәрәфиев белән сөйләштек. "Без барысы 6 бала идек, - дип сөйләде ул. - 5 малай, 1 кыз. Калганнарыбыз исән-сау. Казанка авылында төп нигез буш түгел, ир туганыбыз Мәхмүт яши. Без менә сугыштан соң туган балалар. Әниебез (Таифә) һәм әтиебезгә (Мифтахетдин) рәхмәт: барыбыз да югары белем алганбыз...". Бүген мәрхүмне туган авылы Казанкага җирләделәр. Әйбәт кеше иде, диләр. Авыр туфрагы җиңел булсын.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев