«Арча» радиосы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйбыз
7 май - радио көне
«Арча телерадиокомпаниясе» 2003 елның 5 ноябрендә рәсми рәвештә үз эшен башлый. Бу көнне радиотыңлаучылар беренче тапкыр Рәзилә Зиннатованың бәрхет тавышын ишеттеләр.Шушы көннән башлап Арча радиосы күрше-тирә районнарда яшәүчеләр өчен дә сердәшче һәм киңәшчегә әверелде.
Арча радиосы коллективы алдына районның сәяси һәм икътисадый хәле, үткәрелгән һәм уздырылачак мәдәни, спорт чаралары белән таныштыру, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, гомумән социаль өлкәне,милли мәсьәләләрне яктырту белән беррәттән халыкның әхлакый тәрбиясен кайгырту бурычы да куелды.
Сәламәтлек, спорт, мәдәният, мәктәп тормышы – барысын да үз эченә ала радио, барысын да яктыртырга тырыша. Интервьюлар оештыралар, җитәкчеләр, активистлар, спорт осталары, үзешчәннәребез белән эфирда аралашалар. Кайвакыт кем җырлый, кайдан җыр ишетелә икән, дип аптырыйбыз, ишектән башны тыгып карагач, радиога сәнгать осталарыбыз килгәнне аңлап алабыз. Шунысы гына, финанс белән бәйле рәвештә эфирның вакыты бик күпкә кыскарды. Әмма аңа карап радио үзенең даими тыңлаучыларын югалтмады.
Бүген «Арча» радиосында Гөлнара Ситдыйкова, Раушан Нәбиуллин (тавыш операторы), Гөлназ Газыймова (реклама белгече) хезмәт куя. Алар булганда “Арча“ радиосы әле тагын күп еллар тыңлаучыларын сөендереп торачак.
“Арча сөйли. Иртәнге тапшыруыбызны башлыйбыз. Сезнең белән Гөлнара Ситдыйкова”. 103.6 дулкынында “Арча“ радиосының һәр яңа иртәсе шулай башланып китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев