erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Арча“ радиосына 20 ел

“Арча сөйли. Иртәнге тапшыруыбызны башлыйбыз. Сезнең белән Гөлнара Ситдыйкова”. 103.6 дулкынында “Арча“ радиосының һәр яңа иртәсе шулай башланып китә

Быел “Арча“ радиосы 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы дәвердә ул даими район тормышын яктыртып килә.
Аның үз тарихы, тыңлаучылары, алар үз итәргә өлгергән хезмәткәрләре бар. “Арча“ телерадиокомпаниясе” 2003 елның 5 ноябрендә рәсми рәвештә үз эшен башлап җибәрә. Бу көнне радиотыңлаучылар беренче тапкыр йомшак, күңелгә ятыш Рәзилә Зиннәтова тавышын ишетә. Һәм шул көннән башлап “Арча“ радиосы үзебезнең генә түгел, күрше-тирә районнар халкы өчен дә сердәшчегә, киңәшчегә әверелә. 

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, бүгенге көнгә “Арча“ радиосында  хезмәт юлларын башлап җибәргән, тәҗрибә  туплаган дистәгә якын радиожурналистлар һәм дикторлар республика радиокомпанияләрендә үз эшен дәвам итә.

“Арча“ радиосының гөрләп торган вакытлары бар иде. Машинага утырсаң да, шуны җибәрәләр, яратып тыңлыйлар, бәйгеләрдә актив катнашалар. Үз тыңлаучылары, котлаулар бирүчеләре, җырлаучылары барлыкка килде. “Иң беренче булып “Арча“ радиосына котлауны мин бирдем. Әле дә хәтердә, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладым”, – дип искә ала Арчадан Тәнзилә апа Закирова. Ул бүгенге көнгә кадәр радионың якын дусты, даими рәвештә туганнарын, дусларын, якын иткән кешеләрен котлый. “Бөтен акчам шуңа китеп бара”, – ди шаяртып. “Элек “Арча“ радиосы төрле бәйгеләр оештыра иде. Мәсәлән, һәр юлы бер төрле хәрефтән башланган шигырь язарга. Турыдан-туры эфирда үзебездән дә укыта иде аларны Гөлнара. “Арча“ радиосын ачып куеп, Гөлнара ни кушса, шуңа турыдан-туры җаваплар биреп яшәгән вакытлар бар иде. Алар татлы истәлек булып күңел түрендә ята”, – дип искә ала үзешчән шагыйрә Факия Шәрәфетдинова. Хәтерлисезме икән, үзешчән җырчы Равил Габдрахмановның җырларын көнгә берничә тапкыр куялар иде. Радиотыңлаучылар сораулары буенча. Саный китсәң, тагын бик күп шундый мизгелләрне искә төшерергә булыр иде.

– Әйе, яхшы хәтерлим, – диде бу хакта җиткергәч “Арча“ радиосының оешкан вакытыннан бүгенге көнгә кадәр эшләп килүче хезмәткәре Гөлнара Ситдыйкова. – Төрле программалар бар иде. Кайберләрен хәзер дә дәвам итәбез. “Арча ягы – данлы төбәк” программасында Арча һәм Арча районы тарихы, аның үткәне, бүгенгесе белән таныштырып барабыз. “Бер күрешү үзе бер гомер” дип уңышларыбыз, мактаулы гаиләләр, гыйбрәтле язмышлы райондашларыбыз белән очрашабыз, радиотыңлаучылар белән төрле бәйгеләр оештырабыз  һәм башкалар. Даими катнашучыларыбыз да бар. Тәнзилә апа Закирова барлыгы ике меңнән артык котлау бирде. Түбән Мәтәскәдән Рузилә апа, Утар Атыдан Нурия апа Абдуллинаны әле дә сагынып искә алабыз. Бүгенге көндә даими радиотыңлаучыбыз Арчадан Әнисә апа Хәйруллина, Арча станциясеннән Дания апа Камалова. Күптән түгел Дания апа үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Көн саен диярлек уңышлы эш көннәре теләп шалтырата ул.

Сәламәтлек, спорт, мәдәният, мәктәп тормышы – барысын да үз эченә ала радио, барысын да яктыртырга тырыша. Интервьюлар оештыралар, җитәкчеләр, активистлар, спорт осталары, үзешчәннәребез белән эфирда аралашалар. Кайвакыт кем җырлый, кайдан җыр ишетелә икән, дип аптырыйбыз, ишектән башны тыгып карагач, радиога сәнгать осталарыбыз килгәнне аңлап алабыз. Шунысы гына, финанс белән бәйле рәвештә эфирның вакыты бик күпкә кыскарды. Әмма аңа карап радио үзенең даими тыңлаучыларын югалт-мады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арча“ радиосы хезмәткәрләре белән дә танышып үтик. Гөлнара Ситдыйкова белеме буенча педагог. Әмма 2003 елның октябрендә үзенең күптәнге яшерен хыялын тормышка ашыру максаты белән радиога килә. Һәм ялгышмый. “Радик Яруллин белән бергә башлап җибәрдек эшне. Яхшы коллектив тупладык. Иң кадерлесе – радиотыңлаучыларыбызның мәхәббәтен яуларга өлгердек”, – ди ул. Хезмәтен дә ярата, радиотыңлаучылар арасында ихтирам да казана. Безнең Гөлнара, диләр аның турында үзен якыннан белмәсәләр дә. Гөлнара нечкә күңелле, сабыр ханым. Тормышта да, эштә дә. Кайчак үзенекен үзе генә белсә дә, эчендәгесен бервакытта да тышка чыгармый. Үзе машина йөртә, буш вакытында рецептлар уйлап табып, кызлары белән ризыклар әзерләргә ярата. Бер кызы сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле. Аны ничек тәрбияләве күз алдында. Бу очракта Гөлнарага ана буларак та сокланмый мөмкин түгел. 

Ә Гөлназ Газыймова безне һәр кеше белән уртак тел таба белүе, төпле фикерләре, киңәшләре, дөньяга карашы, эзләнүчәнлеге һәм тагын бик күп уңай сыйфатлары белән сокландыра. Радиога ул 2005 елда юрист булып килә. 2015 елдан ул реклама буенча белгеч. Бертуктаусыз эзләнергә, табарга, клиентлар белән уртак тел табарга кирәк. Бу эш һәр кешенең кулыннан килми. Аның өчен чын стратег булырга кирәк. Өстәмә рәвештә психолог һөнәрен үзләштерүе Гөлназга эшендә дә бик ярап куя. Моннан тыш ул кул эше остасы да. Ниләр генә эшләми Гөлназ – исең китәрлек! Кайчак: “Ничек барысына өлгерәсең?” – дип сорыйбыз. “Төн дә безнеке бит”, – ди ул шаяртып.

Раушан Нәбиуллин режиссер, оператор. Аның кадәр тыныч кеше дөньяда тагын бар микән? Кайчак аның эшкә килүен белми дә калабыз. Бүлмәсенә кереп утыра да, көне буе компьютер каршында эшләвен белә. Үз хезмәтенең чын остасы, алыштыргысыз кеше, редакциянең байлыгы, дисәк тә була. Чөнки ул чираттагы ялда вакытта без ике кулсыз, ике аяксыз калган кебек булабыз. Төгәл, җаваплы, тырыш, акыллы, һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшләүчән – аның турында тагын бик күп язып булыр иде. 

Әнә шундый кешеләр эшли “Арча“ радиосында. Өч энҗе бөртеге. Алар булганда “Арча“ радиосы әле тагын күп еллар тыңлаучыларын сөендереп торачак. “Арча сөйли. Иртәнге тапшыруыбызны башлыйбыз. Сезнең белән Гөлнара Ситдыйкова”. 103.6 дулкынында “Арча“ радиосының һәр яңа иртәсе шулай башланып китә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев