erid:2VtzquqpS7d
Арча район башлыгы Алмаз Хисаметдинов район активы белән киңәшмә үткәрде
Арча яңалыклары

Арча район башлыгы Алмаз Хисаметдинов район активы белән киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә алдагы атнада башкарыласы эшләр турында сөйләштеләр

24 октябрьдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов район активы белән киңәшмә үткәрде.

Район башлыгы район финанс-бюджет палатасының яңа җитәкчесе Ганиева Эльмира Нияз кызы һәм район мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе Мулләхмәтов Нияз Наил улы белән таныштырды, аларга уңышлар теләде. Ул шулай ук Арча автотранспорт предприятиесе оешуга 80 ел тулу уңаеннан коллективка (җитәкчесе Рүзәл Гәрәев), шәхси эшмәкәр Айдар Мөхәммәтханов җитәкләгән коллективка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Киңәшмәдә алдагы атнада башкарыласы эшләр турында сөйләштеләр. Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм  Касыймов шәһәрдә төзекләндерү буенча башкарылган эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләде.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов шәһәрнең төзек, матур булуын билгеләп үтте. “Аны тагын да матурлыйсы килә, – диде. – Әлегә анда яшеллек, агачлар аз. Бу юнәлештә бергәләп эшләвебез кирәк“.

30-31 октябрь көннәрендә районда өмәләр узачак.
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев