erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча район прокуратурасы “Агрохимия“ ширкәтендә табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде

Таләпләрне бозганнар

Тикшерү барышында ачыкланганча, предприятие карьерда эшләгәндә файдалы казылма ятмалары өстендә булган токымнарны да чыгарган. Лицензия килешүе буенча оешма әлеге токымнарны соңыннан рекультивация ясаганда файдалану өчен аерым урынга өеп сакларга тиеш иде.

Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча фирма директорына карата административ эш кузгатты. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территория идарәсе карары белән хокук тәртибен бозучыга 20 мең сум штраф салынды.

Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Сак булыгыз! Алданмагыз!

Интернет–җинаятьләр ясау очраклары артты. Үзегез турындагы теләсә кайсы мәгълүматны (банк карталары номерлары, кодлар, парольләр һ.б.) башка кешеләргә, шул исәптән телефон буенча да бирмәгез. Әгәр сезгә банк картасын блокировкалау турында хәбәр бирәләр икән, аны биргән банк белән элемтәгә керегез, хәлне ачыклагыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сезнең туганыгыз бәлагә очрады дигән СМС-хәбәрләр алганда аның үзенә шалтыратыгыз, хәлне ачыкларга тырышыгыз.

Үзләрен элемтә операторы хезмәткәрләре дип таныштырып яки СМС-хәбәр җибәреп нинди дә булса төзексезлекне бетерергә, шулай ук нинди дә булса хезмәт өчен түләргә кирәклеге турында әйтсәләр, алар әйткәнчә эшләмәгез, үзегезнең элемтә операторының сервис үзәгенә яки белешмәләр хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.

Сезнең өчен зур акча чыгымнарына бәйле карар кабул иткәнче  якыннарыгыз белән, ә иң яхшысы – белгечләр белән киңәшегез. Шик тудырган барлык очракларда да шунда ук полициягә мөрәҗәгать итегез.

Арча районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев