erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы белем бирү оешмалары татарча диктант язды

Арча районы белем бирү оешмалары “Татарча диктант – 2025” бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.

Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.

Быел “Татарча диктант” акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.  Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.

Диктантны язу өчен мәшһүр татар галиме Каюм Насыйри иҗат ителгән махсус текст сайланган. Текст тарихи-мәдәни мотивларга баетылган һәм 180 сүздән торды.  “Сөйләгән сүзең мәгънәле, телең татлы, йөзең якты булсын” –  дигән җөмләне без девиз итеп алдык.

Энҗе Мостафина,

район мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев