erid:2VtzquqpS7d
Арча районы җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов райондашларны Корбан Гаете белән котлады
Арча яңалыклары

Арча районы җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов райондашларны Корбан Гаете белән котлады

Бүген ислам динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Корбан Гаете .

Шул уңайдан Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Үзәк мәчеткә гает намазына килгән мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләде:

- Хөрмәтле дин кардәшләребез, Гаетебезне зурлап кайткан кунакларыбыз!

Барыгызны да шушы Гает бәйрәме белән чын күңелдән кайнар котлыйм. Бүген бирегә гает намазына җыелдык. Намаздан соң изге гамәл кылырга - өч көн дәвамында корбан чалырга ниятлибез. Кылган гамәлләребез барыбызга да исәнлек -саулык, бәрәкәт булып әйләнеп кайтсын!

Бүгенге көндә безнең районнан 600 дән артык егетебез яу кырында безнең тынычлыгыбызны яклап сугышалар.  Аларга да гает намазларыбызда кулларыбызны күтәреп АллаһыТәгаләдән әти-әниләре, тормыш иптәшләре,балалары янына җиңү яулап исән-сау әйләнеп кайтуларын, бу сугыш афәтенең тизрәк бетүен теләп дога кылыйк.

Барыгыгызны да кабат кайнар сәламлим, сәламәтлек һәм бәрәкәтле тормыш телим, - диде ул.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев